Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә "урысларны мәсхәрәләүчеләр" мәхкәмәсе дәвам итә


Урысларны мәсхәрәләүдә гаепләнүче Наил Микеев белән Равил Тимербулатов мәхкәмә бинасы алдында
Урысларны мәсхәрәләүдә гаепләнүче Наил Микеев белән Равил Тимербулатов мәхкәмә бинасы алдында

2 декабрь көнне Сембердә милли хәрәкәт активистлары, халыклар дуслыгын какшату, урысларны мәсхәрәләүдә гаепләнүче Наил Микеев белән Равил Тимербулатовка карата мәхкәмәнең чираттагы утырышы булды.


Мәхкәмәгә байтак халык җыелган иде. Нигездә, анда рәсми хакимият вәкилләренең пикетчыларны фаш итүче чыгышлары гына булды. Мәхкәмәдә диктофон куллану тыелганга чыгышларның эчтәлеген генә әйтеп бирә алабыз.

Ульян өлкәсе хөкүмәтенең гражданнар оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Анатолий Антипов әйтүенчә, ул Үзәк китапханәдән кайтып барышлый пикетчыларның кечкенә төркеменә тап булган икән. Анда яңгыраган урыслар турындагы начар сүзләрне ишетеп, бик тә гарьләнгән.

“Бу, әлбәттә, урыстеллеләрнең хокукларын кысу. Мин аңламыйм, ничек инде бөек урыс халкы турында шундый сүз әйтергә мөмкин? Безнең өлкәдә ундүрт төрле халыклар бик тә дустанә яши ич”, диде ул.

Аннан соң, сүз прокурор Инна Исаевага бирелде. Ул бик озак Наил Микеев белән Равил Тимербулатов эшчәнлегенә кагылышлы өч томлык материаллар тупланмасыннан аеруча “начар” өзекләр белән таныштырды. Күләме буенча Лев Толстойның “Сугыш Һәм солых” романыннан да калынрак папкаларда ниләр генә тупланмаган!

Компьютерга эленгән “начар” язмалар, “җинаятьчеләр” кулланган китаплардан урысларны кимсетүче өзекләр, бүгенге хакимиятне бәреп төшерүгә өндәмәләр, сорау алу протоколлары. Аеруча колакны тырнаучы гыйбарәләрне укып та күрсәтте прокурор. Ул ясаган нәтиҗәгә күрә, Микеев белән Тимербулатов урыс халкын Һәм праваслав динен кимсетүче материаллар өчен тиешле җәза алырга тиешләр.

Прокурорның күңелен аеруча тырнаган гыйбарәләрдән берничәсе белән таныштырып үтү дә кирәктер.

“Русский язык искусственно придуман масонами”.
“Иваны, не помнящие родства”.
“Русский народ манкуртизирован”.
“Москали – покорители многих народов” һәм аннан да гарьлеклерәк атамалар.

Наил Микеев, бәлки, арттырып та җибәргәндер. Татар халкының хокукларын яклыйм, дип, башкаларны кимсетү дә ярамыйдыр. Танылган язучы Корней Чуковский әйтүенчә, “иди сюда” дигән сүзне дә илле төрле әйтеп була бит.

Максат нидә?

Шулай да, “Бу мәхкәмәнең максаты нидә соң?” дигән сорау туа. Утырыш башланыр алдыннан бу сорауны берничә кешегә биреп алырга вакыт табылды. Менә җаваплар:

– Сембер каласының иң матур җирендә – Сембертауда мөселманнарның намаз укулары өчен безне кимсетәләр.

– Микейны хөкем итәләр: имеш, ул начар эшләр эшләгән. Юк, ул начар эш эшләмәде. Ул татарның үз телен, мәдәниятын саклап калырга гына тырыша. Без Русиядә сан ягыннан икенче халык. Безнең үз мәктәпләребез булырга тиеш. Без мондый вазгыятьне кабул итә алмыйбыз. Иптәш Микеев яман эшләр башкара дип уйламыйбыз.

– Аларны утыртмаслар да, бәлки. Бу мәхкәмәнең максаты – аларны куркыту гынадыр. Хәзер бит элекке кебек көчләп чукындыру, утта яндырулар заманасы түгел. Томалау максатының йомшаграк ысулыдыр бу.

– Максат шул – куркыту гына. Урыска каршы сүз әйтү – татарны уятырга тырышу гына бит ул. “Татарское иго” дип әле дә телевизор даими сөйләп тора. Без үскәндә үк – өченче сыйныфта ук бала башын шул сафсата белән тутыралар иде. Татарны кимсетеп, гарьләндереп. Дөрес түгел бу. Үзләре дә белә бит инде ялган икәнен. Бөтен эшләре – һаман шул. Наил белән Равилне куркытуның максаты – аларның Хәтер көнен уздыруларын туктату гынадыр.

– Бу судның максаты – татар мәйданга чыкмасын, татарлыгын, тарихын, тамырларын онытсын. Чынлыкта исә – урыска да начар бит мондый мәхкәмәләр: ул сыеклана, концентрациясен югалта бара.

Мәхкәмә утырышының дәвамы 9 декабрьдә булачак.
XS
SM
MD
LG