Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон Кыргызстанны мактады


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Кыргызстанны Үзәк Азиядә парламентар демократиянең мөмкин булуын дөньяга күрсәткәне өчен мактады.

Европада Иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Казакъстандагы саммитында катнашкан Һиллари Клинтон пәнҗешәмбе көнне рәсми сәфәр белән Кыргызстанда булды.

Клинтон Үзәк Азиядә беренчеләрдән булып парламентар демократия системacына күчкән Кыргызстанны мактады.

Килнтон, "Парламентар демократиянең Үзәк Азиядә яисә дөньяның башка илләрендә чын мәгънәдә эшли алмаячагы турында күп кеше сөйләде. Ләкин без бу фикер белән килешмибез. Аның мөмкин булуын Кыргызстан исбатлады дип уйлыйбыз", диде.

Клинтон бу сүзләренә өстәп, "демократия, кеше хокуклары һәм әүзем цивиль җәмәгатьчелек - илнең тотрыклы булуын тәэмин итәчәк", диде.

Ике айдан коалиция төзелә

Клинтоннан соң чыгыш ясаган Кыргызстан президенты Роза Отунбаева үз чиратында илнең авыр көннәрендә яклау күрсәткәне өчен АКШка рәхмәт әйтте.

Клинтон сәфәре алдыннан 10 октябрьдәге сайлауда күпчелек тавыш җыя алмаган сәяси партияләр (Социаль демократ, Республика һәм Ата мәкан партияләре) коалиция хөкүмәте төзү турында килешкәннәр иде.

10 октябрьдә узган сайлау белән Кыргызстан Үзәк Азиядә парламентка нигезләнгән демократиягә күчкән беренче ил булды.

Манас хәрби һава базасы язмышы

Кыргызстан 2001 елда АКШка Бишкәктәге Манас һава аланын хәрби транзит үзәк буларак кулланырга рөхсәт иткән иде. Әфганстанда хәрбиләр өчен кирәк-яраклар бу хәрби база аша җибәрелә. АКШ секретаре Клинтон һава базасын кулланырга рөхсәт иткәне өчен Кыргызстан хакимиятенә рәхмәт әйтте.

Кыргызстан президенты Отунбаева һава базасының террорга каршы көрәшкә "зур өлеш кертүен" искә төшереп, хәрби базаның киләчәге турындагы карарларның моннан соң яңа хөкүмәт тарафыннан хәл ителәчәген белдерде.

Әфганстандагы террор төньякка яный

Кыргызстан парламентар демократиягә күчсә дә, илдә тотрыклылык урнашты дип әйтеп булмый. Иминлек проблемы әле дә зур куркыныч булып тора.

Соңгы көннәрдә полиция белән сугышчылар арасында бәрелешләр булып алды. Полиция узган атнада илнең көньягындагы Ош шәһәрендә 9 кешене кулга алды.

Полиция кулдан ясалган шартлаткычлар белән кулга алган террорчыларның ил буйлап террор һөҗүме оештырырга планы булуы турында әйтте.

Бу атна сишәмбе көнне Кыргызстан башкаласы Бишкәктә булган шартлауда исә 2 полиция хезмәткәре белән бергә бер шәфкать туташы яраланган иде. Хакимият һөҗүмне оештырган кешеләрнең Әфганстан кебек илләрдә террорчылар лагерьларында махсус күнегүләрдән үтүен белдерә.

Илдәге террор куркынычы хакында борчылуын әйткән Отунбаева, сугыш уенының әкренләп Әфганстанның төньягына Таҗикстан һәм Кыргызстан чигенә таба хәрәкәт итә башлавы турында кисәтте.

АКШ дәүләт секретаре Кыргызыстаннан соң сәфәрен Үзбәкстанга дәвам итәчәк. Ул бу илдә президент Ислам Кәримов һәм җирле кеше хокуклары активистлары белән очрашачак.
XS
SM
MD
LG