Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарстан” журналы һәм аның каһарманнары


“Татарстан” журналының 90 еллыгына багышланган бәйрәмдә “Республика исемнәре” проектында җиңүчеләр билгеләнде.

“Корстон” күңел ачу үзәге һәм кунакханә хәзер иң “текә” чаралар үтә торган урын. Татарстан җитәкчелегенең рәсми басмасы булып хезмәт иткән бу журнал үзен республиканың визит картасы итеп күрсәтергә омтыла. Бигрәк тә бу “Татарстан” журналын чыгаруга “Татмедиа” агентлыгы үзе алынгач, көчлерәк сизелә башлады.

Татарстан Республикасының 90-еллыгы кысаларында үткәрелгән “Татарстан” журналы бәйрәме гадәттәгедән тантаналырак итеп оештырылды. Анда соңгы 3 ай дәвамында “Татарстан” журналы һәм “Татар-информ” агентлыгы алып барган “Республика исемнәре” проекты лауреатлары игълан ителде.
"Республика исемнәре" лауреатлары

Кемнәр соң алар, республиканы һәм 2010 елның йөзен билгеләүче шәхесләр? “Сәясәт” номинациясендә лауреат булып Татарстанның беренче президенты, Республиканың дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев танылды. “Эшкуар” номинациясендә милли ашлар әзерләп сатучы “Бәхетле” компаниясе җитәкчесе Мөслимә Латыйпова җиңеп чыкты.

“Мәдәният эшлеклесе” номинациясендә каһарман шагыйрь Муса Җәлил беренче урынга чыкты, тантанага аның кызы Чулпан ханым килде. “Заманнан да өстен” (“Вне времени”) номинациясендә шагыйрь һәм татар реалистик әдәбият тәнкыйтенә нигез салган Габдулла Тукай, “Педагог” номинациясендә академик Мирза Мәхмүтов, “Галим” номинациясендә физик Евгений Завойский, “Ватанны саклаучы” номинациясендә очучы Михаил Девятаев, “Авыл хуҗалыгы” номинациясендә Татарстан премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, “Табиб” номинациясендә медицина фәннәре докторы Илгиз Ибәтуллин, “Спортчы” номинациясендә “Ак Барс” хоккей такымының баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов, “Мәгълүмат чаралары хезмәткәре” номинациясендә язучы, тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин исемнәре Татарстанның абруен билгеләүче буларак танылды.
И.Халиков (с), М. Шәймиев (у)

Шунда ук 5нче Бөтенрусия журналистлар бәйгесе җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылды. “Татарстан” журналының эчтәлеге һәм тышкы бизәлеше анда күтәрелгән мәсьәләләрнең әһәмияте республиканың икътисадта, сәясәттә һәм мәдәнияттә, спортта ирешкән уңышларына, алга куелган максатларына лаеклы булырга тиеш, дигән фикер бу тантаналы чарада ачык итеп әйтелде.

Миңтимер Шәймиев Русия төбәкләрендәге мәгълүмат чаралары бәйгесендә җиңүчеләргә бүләк тапшыру уңаеннан илнең күп милләтле булуын якларга кирәклеге турында әйтте. "Многоликая Россия" бәйгесендә Гран-при (FIAT-машинасы) Әстерхан өлкәсе "Каспий" мәгълүматлар үзәгенә кайтып китте.

Әстерхан вәкиле бу бүләкне алганда, үзләренең төбәгендә кайчандыр Алтын Урда башкаласы булуны символик мәгънәгә ия, диде һәм моның белән горурлануын әйтте.

Бу чарада "Татарстан" журналының электрон өлгесе iPad җиһазларында күрсәтелде. Киләчәктә башка журналлар да шушы ысул белән таратылачак.
XS
SM
MD
LG