Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:52

Казанда көннәр суына, эшләр кыза


"Ут күршеләр" спектаклендә халык күтәрелешеннән күренеш

"Ут күршеләр" спектаклендә халык күтәрелешеннән күренеш

Елның соңгы ае булгангадырмы, үткәреп калыйк дигәндәй, бу көннәрдә Казанда бер-бер артлы төрле чаралар үткәрелә. Һава салкынайса да, татар башкаласында хәлләр көннән-көн кыза. Шулай итеп, бу юлы “Вакыйгалар дисбесе”нең дини, милли, мәдәни төймәләрен тартып карыйк.

Бу арада Норлат бәрелешенә бәйле рәвештә төрле бәхәсләр кузгалды. Ваһабилык мәсьәләсе турында да сөйләшүләр артты.

Сәләфилеккә багышланган семинар узды

2 декабрьдә “Татарстанда сәләфилек” дип аталган республикакүләм фәнни-гамәли семинар үтте. Чараның төп максаты – Русия галимнәре, экспертлары, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре белән җыелып, сәләфилек (ваһабилык) ролен һәм аның Татарстан, Русия өммәтендәге урынын ачыклау иде. Биредә шулай ук сәләфилекнең яшьләргә тәэсире, сәләфилекнең Татарстанда таралуы турында сөйләшү булды.

Түгәрәк даталарга килгәндә, 29 ноябрьдә “Иман” ислам мәркәзенә 20 ел тулуга багышланган чаралар узды. Ул Казанда 1990 елның 29 ноябрендә үзенең беренче җыелышын үткәргән, мөселманнарның Русиядә рәсми рәвештә теркәлгән беренче иҗтимагый оешмасы булып тора.

“Иман” ислам мәркәзенә – 20 ел

Егерме ел эчендә әлеге үзәк эшчәнлеген төрле юнәлешләрдә алып барган: китап чыгарудан башлап, интернет-сайтларга кадәр эшләгән. Шушы вакыт эчендә мең(!) төрле исемдә китап чыккан, шуның 550се укучыларга татар телендә барып ирешкән.

“Иман” нәшрияты газет-журналлар, җәдвәлләр дә чыгара. Ул Казанда беренчеләрдән булып Коръән укучылар арасында ярышлар уздыра башлавы белән дә билгеле, фәнни, мәдәни һәм хәйрия эшчәнлеге белән дә күпләргә таныш. Быел исә “Иман” мәркәзе интернетта теле-радиотрансляцияләр проектын гамәлгә ашыра башлады.

Мәрҗани мәчетендә юбилейны билгеләп үтү кысаларында “Татарстанда Ислам: ике гасырга сузылган яңарыш” дип аталган фәнни-гамәли конференция узды. Шушында ук “Иман” мәркәзе: 20 ел өммәт хезмәтендә” дигән китап та тәкъдим ителде.

“Вакыйгалар дисбесе”нең түгәрәк даталар төймәсендә бөтен татар җәмгыятенә мөһим булган көннәр дә бар.

Зифа Басыйрова, Салих Сәйдәшевка багышланган чаралар узды

Татарстанның атказанган артисты, татар халык җырларын иң оста башкаручыларның берсе Зифа Басыйрованың тууына 4 июльдә 100 ел тулган иде. 30 ноябрьдә исә Зур концертлар залында Зифа Басыйрова истәлегенә багышланган концерт үтте.

3 декабрьдә Казанда татар композиторы Салих Сәйдәшев тууына 110 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары үтте.

Аерым алганда, бу көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында татар композиторына багышланган бәйрәм концерты оештырылды. Биредә татар халкының яраткан җырчылары – Зилә Сөнгатуллина, Резедә Галимова, Георгий Ибушев, Идрис Газиев, Лариса Маслова һәм башкалар чыгыш ясады.

Шул ук 3 декабрь көнне “Бөтенрусия татар авыллары оешмасы” Шурасының киңәйтелгән утырышы узды. Чара “Казан” милли-мәдәният үзәгенең утырышлар залында үтә.

Питербурда Тукайга багышланган күргәзмә ачылачак

Тукайның 125 яшьлеге якынлашу уңаеннан да чаралар оештырыла башлады. 11 декабрьдә Питербурда А.С.Пушкин исемендәге Бөтенрусия музеенда Тукайга багышланган күргәзмә үтә. Татарстан милли музее оештыра торган бу күргәзмә “Ашкынамын...мәңгелеккә” дип атала. Бу – әлеге шәһәрдә үтә торган, татарның даһи шагыйренә багышланган беренче күргәзмә. Биредә аның фотолары, документлары, шәхси һәм аңа мөнәсәбәтле әйберләре күрсәтеләчәк.

Тарихи вакыйгаларны искә төшереп караганда, Габдулла Тукайның тормышында берничә көн Питербурга бәйле булган. 1912 елның апрелендә ул бирегә Муса Бигиев чакыруы белән килә һәм “Сүз” яки “Хәбәр” исемле яңа газет чыгару турында сөйләшә.

Казанда журналистлар өчен остаханә узды


"Татар-информ"ның брифинг-залында журналистлар өчен остаханә узды
2 декабрьдә Казанда “Евразия мультимедиа журналистикасы-2010” дип исемләнгән IV Халыкара фәнни-гамәли конференция үз эшен башлап җибәрде. КФУның Лобачевский исемендәге китапханәсендә Беларус, Украина, Япониядән килгән кунаклар үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

3 декабрьдә исә конференция үз эшен дәвам итте, “Татар-информ” агентлыгы брифинг-залында катнашучылар өчен остаханә үтте. Бу чараларда Казан федераль университетының журналистика факультеты студентлары да катнашты. “Идел-Пресс” бинасының өске катларында җәйдән үк барган төзекләндерү эшләренең нәтиҗәсен күрергә насыйп булды кунакларга – “Татар-информ”ның киң биләмәләрен күреп чыктылар.

Бу стадионга 45 мең тамашачы сыячак
Әңгәмә вакытында “45 мең тамашачыга чутлап төзелә торган стадионнар Универсиададан соң нишләр?” дигән сорауга “Казан-2013 башкарма дирекциясе” оешмасының матбугат хезмәте җитәкчесе Диләрә Хәсәнова: “2018 елгы футбол уеннарына әзерләнәчәк” дип кенә җавап бирде.

Кунакларның: “2013 елда, Пекиндагы кебек, өлкән кешеләрнең өйдән чыкмый торуларын сорамаслармы, кешеләр һәм транспорт агымын нишләтерсез?” дип соравына да уен-көлкедән башка сүз әйтелмәде.

“Җырлыйк әле!”гә 10 яшь тула

Мәдәни һәм күңел ачу чараларына килгәндә, “Җырлыйк әле!” тапшыруы 5 декабрь көнне “Пирамида” концертлар залында үзенең 10 яшьлеген бәйрәм итә.
Нәҗип Бәдретдинов - "Җырлыйк әле"нең нигез салучысы һәм бүгенге мөхәррире

Бу тапшыру төрле төбәкләргә сибелеп яшәүче милләттәшләребезне берләштерә, аны халык үз итеп карый. Татар гаиләләрендә кич утырып, “Җырлыйк әле!”не карап, аңа кушылып җырлаучылар да бар.

Юбилей концертында исә халык арасында башка эштә эшләп, үзләренең күңелләрен җырлап таба торган һәвәскәрләр катнашачак икән. Шулай ук Флера Сөләйманова, Венера Ганиева, Хәния Фәрхи, ИлСаф һәм башка танылган җырчыларның котлавы да яңгырар, дип көтелә.

“Барс-Медиа” продюсерлык үзәге исә татарча яшьләр музыкасы хәрәкәтен үстерү максатыннан “Tatar Music Awards” премиясен яңартырга булган.

9 декабрьдә “Tatar Music Awards” тантанасы узачак

2009 елда татар шоу-бизнесы тарихында беренче тапкыр махсус яшьләр өчен иҗат итүче җырчыларны, авторларны бүләкләү чарасы уздырылган иде.
"Tatar Music Awards", 2009 ел

Бу чараның кирәклегенә тагын бер кат инанып, оештыручылар татар яшьләрен янәдән 9 декабрьдә “Эрмитаж” күңел ачу үзәгендә “Tatar Music Awards - 2010” премиясен тапшыру тантанасына җыячак.

“Tatar Music Awards” премиясенә лаеклылар исемлеген композитор, продюсер, журналистлардан торган эксперт советы билгели. Барлыгы – 18 номинация, 50 катнашучы була икән.

Татар яшьләре лидерлар мәктәбенә җыела

Яшьләр дигәннән, 4-8 декабрь көннәрендә Татарстанда Татар яшьләре лидерлары мәктәбе үткәрелә. Бирегә быел PR-җәмәгатьчелек белән элемтәләр юнәлешендә эшләүче яшь лидерлар җыелачак. Оештыручылар төрле төбәкләрдәге татар яшьләр оешмалары лидерларына ярдәм күрсәтергә тели икән.

“Идел” яшьләр үзәге хәбәр итүенчә, лидерлар мәктәбендә Русия төбәкләрендә, ерак һәм якын чит илләрдә яшәүче, төбәкнең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашучы 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге татар яшьләре укыячак.

Шушы арада Камал театрында да көннән-көн эшләр кыза. 30 ноябрьдә Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллинның 60 яшьлек юбилей кичәсен үткәрсәләр, хәзер инде Яшь режиссерлар фестивален башлауга әзерләнәләр. Фестиваль 13-19 декабрьдә үтәчәк.

“Һөнәр” фестивалендә ачышлар булырмы?


“Һөнәр” II Бөтенрусия яшь режиссура фестивалендә узган ел 6 яшь режиссер катнашкан иде. Быел Питербурның яшь һәм талантлы режиссеры Искәндәр Сакаев беренче тапкыр катнашачак. Ул Лермонтовның “Ашик Кериб” спектаклен куячак. Нәфисә Исмәгыйлева белән Лилия Әхмәтова исә фестивальдә икенче тапкыр катнаша.

Ә менә “Нур” Уфа татар дәүләт театры режиссеры Гүзәл Акбәрдина фестиваль ачышы булырга мөмкин. Ул Туфан Миңнуллинның “Эзләдем, бәгърем, сине” спектаклен тәкъдим итә. Бу спектакльне тамашачы Т.Миңнуллин юбилее уңаеннан оештырылган декадада карап, ошатып калган иде инде.

Драматург Илгиз Зәйниев биредә режиссер буларак “Бие, бие, Хәйбулла...” һәм “Дәрдемәнд” спектакльләре белән катнаша. Оренбурның М.Фәйзи исемендәге татар дәүләт драма театры режиссеры Рамил Гәрәев Илгиз Зәйнинең “Гармун” спектаклен күрсәтәчәк. Родион Сабиров белән Ангелина Мигранова “В ожидании Годо” спектаклен бергәләп эшләгәннәр, шуны тәкъдим итәләр.

Фестиваль Камалның премьерасы – Радик Бариев куйган “Ут күршеләр” спектакле белән ябылачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG