Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Татар конгрессы киләсе елга яңа бурычлар куя


Профессор Мәҗит Хуҗин
Профессор Мәҗит Хуҗин

Җомга көнне Уфада Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитетының чираттагы утырышы үтте. Анда 2011 елга эш планы өлгесе тикшерелде.

Утырышта, Башкарма комитетның күпчелек әгъзалары катнашты. Шулай ук җыелышка башка татар милли оешмалары вәкилләре дә килгән иде.

Киңәшмәне Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин ачты һәм алып барды. Иң тәүдә ул кыскача гына быел башкарылган эшләргә тукталып үтте.

“Агымдагы елга куелган байтак кына бурычлар үтәлде. Шулай да, тормышка ашырылмый калган эшләребез дә булды. Алары инде республиканың элекке җитәкчелеге безгә төрлечә киртәләр кору аркасында килеп чыкты. Быел республика җитәкчелеге үзгәрү исә алдагы елларда Башкортстан татар милли оешмаларына, шул исәптән БР Татар конгрессына да милли мәнфәгатьләрне гамәлгә куюда киңрәк юллар ачар, дигән өметләр тудыра”, диде Мәҗит Хуҗин.

Аннан соң, Мәҗит Хуҗин БР Татар конгрессы утырышында катнашучыларга 2011 елга эш планының өлгесен таратып чыкты һәм комиссияләр рәисләренә анда каралган бурычлар буенча фикер алышу оештырылачагын, өстәмәләр, төзәтмәләр кабул ителәчәген әйтте.

Шуннан соң, ул алдагы ел эш планы өлгесенә кертелгән кайбер төп бурыч-максатлар хакында кыскача белешмә бирде.

“Аеруча Башкортстан шартларында татар мәгарифен саклап калуга һәм үстерүгә зур игътибар биреләчәк”, диде Мәҗит Хуҗин.

Чыгыш ясаучы киләсе елгы эш планына татар теле укытучыларының фәнни-гамәли конференциясен оештыру каралуын да әйтте. Ул Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлана.

Шулай ук “Туган тел” татар җыры бәйгесе дә үткәреләчәк. Башкортстан татар яшьләре көннәре дә оештырыла. Ул Дүртөйле шәһәрендә һәм районында июнь аенда үтә.

Ә июль аенда Казанда Башкортстан татарлары көннәрен үткәрү ниятләнелә.

Шулай ук күренекле татар рәссамы, Башкортстанның атказанган рәссамы Вәкил Шәйхетдиновның күргәзмәләрен Уфада да, Казанда да оештыру күзаллана. Бу күргәзмәләренә Вәкил әфәнде татарның күренекле шәхесләре портретлары галереясен кертәчәк. “Башкортстан татар прозасы антологиясе”н туплап нәшер итү дә киләсе елгы эш планында.

Профессор Мәҗит Хуҗинның кереш чыгышыннан соң, Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты комиссияләре әгъзалары киләсе елның эш планына үзләренең яңа өстәмәләрен һәм төзәтмәләрен дә тәкъдим итеп чыгыш ясады. Гомумән алганда, 2011 елга уй-ниятләр зурдан билгеләнә, республиканың яңа хакимиятләре эшләү мөмкинлеге бирсә, алар һәммәсе дә үтәлерлек дип билгеләнде.

Киңәшмә азагында, алдагы елгы эш планы өлгесен тулыландырып бетү өчен, тагын ике атна бирелүе әйтелде. Аннан соң Башкортстан Татар конгрессының киңәйтелгән җыелышы үткәреләчәк. Анда киләсе елның эш планын тулысынча кабул итү өчен, конгрессның районнардагы һәм шәһәрләрдәге бүлекләре җитәкчеләре һәм әүзем әгъзалары да чакырылачак.
XS
SM
MD
LG