Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау балалар бакчасында “Каз өмәсе” узды


“Каз өмәсе”ннән бер күренеш
“Каз өмәсе”ннән бер күренеш

Ижау шәһәренең 107 санлы балалар бакчасында беренче тапкыр “Каз өмәсе” узды.

Үсеп килүче буында татар халкының гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләүдә балалар бакчаларында күп тырышлык күрсәтәләр. Ижау шәһәренең 107 санлы балалар бакчасында милли йолаларны үзләштерүдә нәниләргә бакча хезмәткәрләреннән тыш, ата-аналар һәм әби-бабайлар да ярдәм итә.

Балалар бакчасында әзерләнгән төрле кызыклы бәйрәмнәрдә балалар да, ата-аналар да бик теләп катнаша һәм күпчелек сабыйлар бәйрәмне кызыксынып күзәтә дә.

Ләйсирә Йосыпова
“Каз өмәсе”н бакчада әле беренче тапкыр оештырдылар. “Шуңа да балаларга бабаларыбыздан калган бу йола турында алдан аңлату эше алып бардык. Безгә әти-әниләр, аеруча, әби-бабайлар ярдәм итте”, дип уртаклашты бакчаның татар теле белгече Ләйсирә Йосыпова.

Балаларга чын бәйрәм күрсәтү өчен уенчык казлар тегеп, каз каурыйларын күпләп әзерләгәннәр. Малай-кызларның әбиләре Фәридә апа Закирова, Мөнирә апа Исхакова һәм Венера апа Вәлиева яшьлек хәтирәләрен искә төшерде ул көнне. Алар авылларда каз өмәләренең оештырылуы, атна буена бер хуҗалыктан икенчесенә йөреп, икешәр дистә казлар йолкырга туры килүе хакында сөйләделәр.

Каз өмәсенә иң уңган, җитеш яшь кызларны, киленнәрне чакырганнар. Иң мөһиме, казның тиресен саклап, чиста итеп мамыгын йолкырга кирәклеген җиткерделәр. Бу өмәләрдә әби-апалар үзләренә килен дә сайлаганнар икән.

Нәкъ чын каз өмәсендәге кебек, җырлап, шаярышып өлкәннәр һәм сабыйлар казларны “йолыкты”, каз канатларыннан мамык сыпырды.

“Каз өмәсе”ндә дәү әниләр дә катнашты
Оештыручылар казларны чишмәдә юу йоласын да онытмаган. Көянтәләргә казларны элеп, өлкәннәрне чишмәгә озаттылар. Ә аларның кайтуларын көтеп, утырма оештырдылар. Җыр, уен-көлке, шаяртулар бер минутка да тынмады.

Әлбәттә, шундый утырмалар сый-хөрмәттән башка да узмаган. Фәридә апа Закирова әйтүенчә, элек-электэн каз башларын, тәпиләрен балаларга пешереп биргәннәр, каз маенда кыздырган коймак та өстәл түрендә булган. Утырмада катнашучылар һәм бәйрәмне күзәтергә килгән балалар каз маенда пешкән ризыклардан да авыз итте.

Каз өмәсенең тагын бер йоласы – каз мамыгын юлларга сибү – бу турыда да онытылмаган. “Балалар элек тә каз өмәсе узган йорттан су буена кадәр мамык сибеп йөри иде”, дип искә алды Фәридә апа Закирова белән Венера апа Вәлиева.

Каз өмәсе утырмасында бу йола да үтәлде. Мондый чаралар оештырылуны бакчага татар гаиләләреннән балаларның күпләп килүен көтәләр дип аңларга кирәк.

Сабыйлар халкыбызның гореф-гадәтләренә нигезләнеп тәрбия алыр, үз милләте, туган теле белән горурланып үсәр дигән ышаныч зур.

Балалар каз маенда пешкән ризыклардан да авыз итте
XS
SM
MD
LG