Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа мәхкәмәсе Русиягә Катыр-Юрт өчен 2 миллион евролык җәза билгеләде


Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе 2000 елда Чечнянең Катыр-Юрт авылында федераль гаскәрләрнең махсус чарасы вакытында тыныч халыкның үлеме өчен Русиягә 2 миллион еврога якын җәза билгеләде.

2000 елның 4 февралендә федераль көчләр чечен сугышчыларын бу авылда камауга ала. Ул чакта авылда тыныч халык һәм качаклар да була. Халыкка алдан хәбәр итмичә авылга һөҗүм башлана. Сугышчылар качып котыла. Тыныч халык арасыннан, прокуратура мәгълүматларына караганда 46 кеше, хокук яклаучылар әйтүенә караганда, 150 кеше һәлак була.

Чара белән генераллар Владимир Шаманов һәм Яков Недобитко идарә итә. Русия прокуратурасы җинаять эшен “дәлилләр җитмәве сәбәпле” яба.

Страсбург мәхкәмәсе исә бу эш турында Русияне гаепләгән карар чыгара.

Русиягә каршы шикаятьне мәхкәмәгә Катыр-Юртта һәлак булган 29 кешенең туганнары исеменнән “Мемориал” хокук үзәге тапшырган.

Русия хөкүмәте аларга 1 миллион 720 мең евро түләргә тиеш булачак. Бу кеше хокуклары мәхкәмәсенең Русиягә билгеләгән әлегә иң зур акчалата җәзасы булып тора.
XS
SM
MD
LG