Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тагын бер Казан кешесе Мәскәү хөкүмәтенә алынды


Мәскәүнең юл-күпер һәм инженер төзелеше департаменты башлыгы Александра Левченко урынына тагын бер Казан кешесе - Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хезмәт министры урынбасары Рафикъ Заһретдинов алынды. Әле күптән түгел генә Мәскәүнең төзелеш департаменты башлыгы итеп Марат Хөснуллин куелган иде.

Матбугат үзәгендә хәбәр итүләренчә, Мәскәү мэры Сергей Собянин капиталь төзелеш шәһәр заказы һәм юл-күпер, инженер төзелеше департаментларын берләштереп яңа төзелеш департаментын төзегән. Заһретдинов исә департаментның берләшү эшләре төгәлләнгәнчегә кадәр оешманың вазыйфаларын башкаручы булып торачак.

35 яшьлек Заһретдинов Татарстанның Апас районында туып үскән. Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен тәмамлаган. Икътисад фәннәре кандидаты.
XS
SM
MD
LG