Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО урман янгыннарына каршы көрәштә Израилгә ярдәм тәкъдим итә


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Израилгә ил тарихындагы иң зур урман янгыннарын туктату өчен халыкара ярдәмне кулланырга тәкъдим итте. Янгын нәтиҗәсендә инде 40 кеше үлде, меңләгәне яшәгән урыннарыннан күчерелде.

БМО башлыгы премьер-министр Биньямин Нетаньяхуга юллаган хатында кешеләрнең үлеме кайгысы белән уртаклаша.

Израилнең төньягында янгыннар барган районга башка илләрдән авиация төркемнәре һәм янгын сүндерү өчен мөһим җиһазлар китерелә.

Израилгә АКШ, Русия, Төркия, Болгарстан, Мисыр, Испания, Азәрбайҗан, Романия ярдәм җибәрде.
XS
SM
MD
LG