Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:41

Пермьдә “Аксак бия” клубындагы янгында үлүчеләрне искә алалар


Бу ял көннәрендә Пермьдә “Аксак бия” клубындагы янгын нәтиҗәсендә үлгәннәрне искә алалар. Бер ел элек булган янгын 156 кешенең гомерен өзде. Шимбә шәһәр халкы янгын урынына чәчәкләр һәм шәмнәр куя.

Ә 5 декабрьдә Пермь чиркәүләрендә һәм шулай ук клуб булган урында үлгәннәр истәлегенә догалар кылыначак.

Янгында барлыгы 82 кеше зыян күрде. Аларның икесе әле дә хастаханәдә кала. Берсе – Пермь, икенчесе – Германиядә.

“Аксак бия” клубындагы янгын сәбәпле ачылган җинаять эшен Пермьнең Ленин районы мәхкәмәсе карый.

XS
SM
MD
LG