Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 02:55

АКШ һәм Көньяк Корея ирекле сәүдә турында килеште


АКШ һәм Көньяк Корея ирекле сәүдә турында килешү имзалады. Бу хакта 3 ел дәвамында машиналарның сәүдә салымы хакында барган бәхәсләр килештерелгәннән соң җомга көнне хәбәр ителде.

Ике ил парламенты раславыннан соң бу килешү гамәлгә керәчәк.

АКШ президенты Барак Обама әлеге килешү нигезендә Американың Көньяк Кореяга экспорты 11 миллион долларга үсәчәген әйтте. Бу исә АКШтагы 70 мең эш урынын саклап калачак.

Көньяк Корея президенты Ли Мен Бак әлеге килешү ике ил өчен дә зур файда китерәчәген ассызыклады.

Көньяк Корея Кушма Штатлары сәүдә хезмәттәшләре исемлегендә сигезенче урында.

XS
SM
MD
LG