Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутскида Ходорковский һәм Лебедевны яклап митинг узды


Иркутски шәһәре үзәгендә “Солидарность” хәрәкәте Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедевны яклап митинг уздырды.

Көннең бик салкын һәм җилле булуына карамастан чарага йөзләп кеше җыелган. Чыгыш ясаучылар арасында “Солидарность” кына түгел, ә “Җәмәгатьчелек сәясәте мәктәбе” һәм “Башка Русия” хәрәкәте вәкилләре дә булган. Алар Русиядәге хәлләр һәм бәйсез мәхкәмәләр турында сүз алып барган.

Митингта “Төп терәк – бәйсез мәхкәмә”, “Ходорковский 350 миллион тонна нефтьне урламады, аны мин эшләдем”, “Гадел мәхкәмә таләп итәбез. Азат Ходорковский – азат ил” дигән шигарьләр булган.

Катнашучыларның берсе Ходорковскийның нәкъ Иркутскига юл тотканда кулга алынуын искә төшергән. Байкалдагы Листвянка бистәсендә ул хакимият һәм бизнес мөнәсәбәтләре турында чыгыш ясарга тиеш булган.

Митингны оештыручылар Ходорковский һәм Лебедевны эшенә җәмәгатьчелек тарафыннан күбрәк игътибар җәлеп итү гадел карар чыгаруга ярдәм итә алачак дип саный.

Анда катнашучылар Ходорковский һәм Лебедевны яклап имза җыйды, шулай ук чарада “Путин. Нәтиҗәләр” дигән җыентык таратылды.
XS
SM
MD
LG