Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:38

Ту-154нең мәҗбүри һава аланына төшү нәтиҗәсендә 2 кеше үлде


“Дагыстан авиалиниясе” ширкәтенең ТУ-154 очкычы Мәскәүнең “Внуково” һава аланыннан очып китеп ярты сәгать узганнан соң “Домодедово” һава аланына төшәргә мәҗбүр булган.

“Инде бөеклеккә күтәрелгәч очкычның барлык 3 двигателе дә эшләүдән туктады. Очкыч “Внуково”дан Минеральные Водыга юл тота иде”, дигәннәр “Интерфакс”ка Росавиация оешмасында. Һәм экипаж тиз генә очкычны җирә төшерү карарын кабул итә.

Мәҗбүри төшүдән соң Ту-154 туктый алмыйча юлдан читкә чыгып китеп коймага бәрелә. Әлеге хәлне күрүчеләр очкычның шактый гына зыян күрүен әйтә.

Очкыч янына янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм машиналары чакыртыла. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрләренә караганда, ике кеше үлгән, 40лабы төрле җәрәхәтләр алган.

Барлыгы очкычта 160 юлчы һәм 8 экипаж булган.

Бу хәл нигезендә җинаять эше ачылган. Тикшерүне Русия генераль прокуроры Юрий Чайка үз күзәтүенә алган.

XS
SM
MD
LG