Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:45

БМО Әфганстанга ярдәм итәргә чакыра


БМО Әфганстанга һуманитар ярдәм максатыннан дөнья илләрен өстәмә тагын 650 миллион доллардан артык акча бүләргә чакырды.

БМОның гадәттән тыш хәлләр вакытында ярдәм итү бүлеге вәкиле Кэтрин Брэгг ярдәм ниндидер җавап көтеп түгел, ә кешелектән чыгып бирелергә һәм ул күбрәк кешеләргә барып җитәргә тиешлеген белдерде.

БМО хисаплавынча, Әфганстанның җиде миллионнан артык халкына ачлык куркынычы яный. Күптән түгел Кызыл Хач оешмасы илдә һуманитар хәлнең начарлана баруын кисәтте.

XS
SM
MD
LG