Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай интернет-кафесында шартлауда ким дигәндә 6 кеше үлгән


Кытай хакимияте Каили шәһәре (Гуйчжоу вилаяте) интернет-кафесындагы шартлау теракт түгел дип белдерә. Хәзергә билгеле булган мәгълүматларга караганда, интрнет-кафе янында урнашкан бинада сакланучы химикатлар шартлаган. Аларны канунсыз саклаган өчен бер кеше кулга алынган.

Соңгы мәгълүматлардан беленгәнчә, алты кеше үлгән, 38 төрле җәрәхәтләр алган. Аларның тугызының хәле авыр булып кала.

Кытай мәдәният министрлыгы барлык интернет-кафе һәм башка шундый урыннарда иминлек максатыннан тикшерү үткәрү йөкләмәсен бирде.
XS
SM
MD
LG