Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:39

Пакстанда Бһутто үлеменә бәйле ике полиция вәкиле кулга алыначак


Пакстан мәхкәмәсе илнең элекке премьеры Беназир Бһуттоны үтерү эшенә бәйле элекке ике полиция офицерын кулга алуга рөхсәт бирде.

Бһутто үтерелгән Равалпинди вилаяте полициясе җитәкчесе булып эшләгән Сауду Газиз һәм аның ярдәмчесенә тикшерү барышындагы хаталар һәм таләп ителгәнчә эшләмәүдә гаепләнә.

БМО комиссиясе быел апрель аенда әгәр вакытында иминлек чаралары күрелсә әлеге җинаятьне булдырмый калырга мөмкин иде дип әйтте.

Бһутто 2007 елның декабрендә сайлау алды митингында теракт нәтиҗәсендә үлде. Бу хәл аның шактый елгы сөргеннән соң Пакстанга кайтып берничә атна үтүеннән соң булды.

XS
SM
MD
LG