Accessibility links

Һавел һәм Туту Кытайны Нобель бүләге иясен азат итүгә чакырды


Нобель бүләге иясе, Көньяк Африка архиепископы Десмонд Туту һәм Чехиянең элекке президенты Вацлав Һавел Кытай хакимиятеннән диссидент Лю Сяобоны төрмәдән азат итәргә һәм Нобель бүләген алу өчен 10 декабрь көнне Ослога килүгә мөмкинлеген тудыруны таләп итте.

Observer британ газетасы язуынча, Туту һәм Һавел Кытай кеше хокуклары һәм иреген кысып дөнья иле буларак ышанычсызлыгын күрсәтә дип саный. Ике танылган җәмәгать эшлеклесе шулай ук икътисади үсешне кеше хокукларына караганда өстенрәк куйган “кытай моделе”нан баш тартырга чакырды.

Кытай хакимияте дәүләткә каршы эшчәнлектә гаепләнеп элек 11 ел төрмәгә утыртылган Лю Сяобога Нобель тынычлык бүләге бирелүен тәнкыйтьләп чыкты.
XS
SM
MD
LG