Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:14

Украинада оппозиция вакытыннан элек сайлаулар үткәрү турында референдум таләп итә


Киевта меңләгән кеше рөхсәтсез митингка җыелып вакытыннан алда парламент һәм президент сайлаулары оештыру турында референдум үткәрүне таләп итте.

Украина башкаласының Европа мәйданындагы бу җыенга берничә фирка, шул исәптән “Батькивщина” һәм уң радикал “Азатлык” фиркасе вәкилләре, шулай ук Югары Раданың кайбер оппозицион депутатлары чыкты.

“Батькивщина” җитәкчеләренең берсе Александр Турчинов халык алдында чыгыш ясап парламент һәм президентның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында референдум үткәрү өчен башлап йөрүче төркем оештырылуын игълан итте.

Эшмәкәрләр парламент һәм президент хуплаган яңа салым кодексы белән килешмичә бу митингка кушылырга вәгъдә иткән булса да, урам җыенында алар күренмәде.

XS
SM
MD
LG