Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры Латвиягә бара


24-26 декабрь көннәрендә Галиәскар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Ригада өч спектакль күрсәтәчәк.

Латвиянең “Чишмә” татар-башкорт мәдәни үзәге хәбәр итүенчә, Латвия башкаласына Камал театры анда Казан тамашачысы инде яратып өлгергән өч спектакль күрсәтәчәк. 24 декабрьдә тамашачылар Фәтхи Борнашның “Яшь йөрәкләр”, 25 декабрьдә Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке” һәм 26 декабрьдә “Кара чикмән” спектаклен күрә алачак.

Спектакль Риганың Михаил Чехов исемендәге урыс драма театрында узачак. Анда Эстония һәм Финляндия татарларының да килүе көтелә.

"Яшь йөрәкләр" спектакленнән күренеш
Әйтергә кирәк, бу шактый уңыш казанган спектакльләр. Мисал өчен, “Кара чикмән” инде ярты Русияне һәм БДБ илләренең өчтән берен “йөреп” чыкты. Камал театры интернет сәхифәсе язуынча, ул “Нәүрүз” VIII халыкара төрки халыклары фестивалендә, Мәскәүдәге “Театрның музыкаль йөрәге” II Бөтенрусия фестивалендә гран-при яулады. Шулай ук Брестта оештырылган “Белая Вежа” XIII халыкара фестивальдә иң яхшы ир кеше роле бүләгенә ия булды.

“Телсез күке”нең премьерасы 2004 елны ук булса да, ул әле дә үз әһәмиятен югалтмый. Бу 1939 елгы совет-фин сугышы турында. Татарстаннан читтә яшәгән татарлар әлеге спектакльне аеруча да үз итә.
XS
SM
MD
LG