Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гомәр Таһир – татарны танытучы шәхес


Галим Мирфатыйх Зәкиев үзендә сакланган рәсемне күрсәтә
Галим Мирфатыйх Зәкиев үзендә сакланган рәсемне күрсәтә

Казан федераль университетында Финляндия татарларының рухи җитәкчесе, галим, җәмәгать эшлеклесе Гомәр Таһирны искә алдылар.

КФУның татар филологиясе һәм тарихы бүлеге деканы, галим Искәндәр Гыйләҗев сүзләренчә, бу кичә – олуг бер шәхесне искә алу гына түгел, ә милләт язмышы турында уйлану да.

“Ул – татар тарихында, татарларның үзаңын үстерүдә, татарны танытуда тирән эз калдырган шәхес”, дип сүзен дәвам итте Искәндәр Гыйләҗев.
Искәндәр Гыйләҗев

Узган гасырның 20нче елларында Финляндиядә яшәүче татарлар белән аралар бөтенләй өзелүне дә, кар сугышы елларында аларның күңелләрендәге эчке каршылыкны да, ә инде 80нче елларда элекке Советлар Берлегенә кайту мөмкинлеге булып та, туган яклары Түбән Новгород өлкәсенең алар өчен ябык булуын искә алды ул.

Филология фәннәре докторы, профессор Хатип Миңнегулов сүзләренчә, Гомәр Таһир – Казанга юл салган беренче кеше.

“Милли рух һәм гореф-гадәтләрне саклауда, буыннан-буынга тапшыруда Гомәр ага Таһирның да өлеше зур. Русиядә Советлар чоры вакытында Финляндиядә ике юнәлеш була. Берәүләр “без татар түгел, без – актөрек”, дип әйтә.

Шунда Гомәр ага бернинди икеләнүсез татарчылык хәрәкәтенең башында тора. Шушы елларда ул Финляндиядә башлангыч мәктәпкә нигез салып, озак еллар буе аның җитәкчеләренең берсе була. Ислам җәмгыятенең рәисе булып тора һәм башка урыннарда эшли.

Татарны, татар рухын саклау, тарихны һәм күренекле кешеләрне җиткерү юнәлешендә эшчәнлеге игътибарга лаек.

1966 елда Казанга килеп, Тукайның 80 еллыгында катнаша. Казанга барып, илһамланып, татар икәнемә ышанып, бернинди шик тә калмыйча кайттым, ди. Һәм Хельсинкидә мәшһүр тюрколог Мартин Рясянен, күренекле милләттәшебез Садри Хәмит белән бергәләп, 1967 елда Тукай җәмгыятен төзиләр.

Әлеге җәмгыять төзелү белән Татарстан белән Финляндия арасында һәм дөньядагы мөһаҗир татарларны туплау юнәлешендә, Финляндия татарларының бердәмлеген булдыруда бәһаләп бетергесез эш эшли.

1967 елда Гомәр ага үз хисабына Казаннан галимнәр Хатип Госман, Мөхәммәт Гайнуллин һәм Резедә Ганиеваны чакыра. Бу хәл тарихта беренче тапкыр була”, ди Миңнегулов.

Хатип Миңнегулов сүзләренчә, алдагы елда сәнгать әһелләреннән Рөстәм Яхин, Илһам Шакиров, Венера Шәрипова, Марат Әхмәтов, Айрат Арсланов һәм башкалар бара. Бу ике арада фәнни, мәдәни һәм сәнгать бәйләнешләре салынуның башы булып тора.
Хатип Миңнегулов

Хатип Миңнегулов Гомәр Таһирның бик бай китапханәсе булуны искә алып, киләчәктә татар галимнәре дә бу мирасны куллана алмас микән дигәнрәк теләк тә белдерде. Бу фикерне галим Азат Әхмәдуллин да куәтләде. “Гомәр аганың архивы – үзе бер дөнья булырга тиеш”, диде ул.

Гомәр Таһир Хельсинки университетының алтаистика һәм тюркология кафедрасында укытучы булып эшли. Нигездә татар теле укыта. Миңнегулов сүзләренчә, аның күп хезмәтләре төрле җыентык һәм журналларда басыла. Ә менә “Финча-татарча, татарча-финча сүзлеге” әлегә кадәр басылмыйча тора.

Татар энциклопедия сүзлеген төзүчеләр Гомәр Таһирның вафат булу елын дөрес күрсәтмәгәннәр.

Гомәр Таһирны искә алу кичәсендә Финляндия президентының Казанга килгәндә берничә кат татарларны телгә алуын һәм Польша җитәкчесенең азчылык булуга карамастан татарларга ихтирам йөзеннән һәйкәл ачуда катнашуын да искә төшерделәр.

“Русиядә күпме татар яши! Без Русиянең иминлеген саклап, аның икътисадын үстерүгә зур өлеш кертәбез. Бәйсезлеген саклауга миллионнарча татар тормышын корбан иткән. Безнең дә бит нәкъ шушы Польшадагы кебек Кремльнең ихтирамлы мөнәсәбәтен, рәхмәт хисләрен көтәргә хакыбыз бар”, ди Хатип Миңнегулов.

Финляндия татарларын үз вакытында рухи яктан илһамландыручының тууына 100 ел тулуга багышланган кичә университетның әллә ни зур булмаган аудиториясендә үтте. Дөрес, чарада кеше күп түгел, университет галимнәре һәм студентлар иде.

XS
SM
MD
LG