Accessibility links

Кайнар хәбәр

Игорь Изместьев мәхкамәдә соңгы сүзен әйтте


Мәскәү шәһәр мәхкамәсендә Башкортстанның Русия Федерация Шурасындагы элекке сенаторы, зур җинаятьләр кылуда гаепләнүче Игорь Изместьев соңгы сүз белән чыгыш ясады.

Ул үз гаебен танымады һәм үзен аклаучы карар чыгаруны сорады. Прокурор исә аңа гомерлек төрмә җәзасы бирүне сорады.

Изместьевка хөкем карары 28 декабрьдә игълан ителәчәк.

Тикшерүчеләр исәпләвенчә, 1992 ел ахырында Изместьев һәм тагын 12 кеше җинаятьчел төркемгә берләшкән һәм берничә елда 20-дән артык зур һәм аеруча зур җинаятьләр кылган.

Изместьев шулай ук өч миллиард сумнан артык салым түләмәүдә дә гаепләнә.
XS
SM
MD
LG