Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирски “Себер чәйханәсе” фестивале кабат дусларын җыйды


Омскиның “Умырзая” ансамбле чыгышы
Омскиның “Умырзая” ансамбле чыгышы

Шушы көннәрдә генә Новосибирскида төрки халыклар мәдәниятенең “Себер чәйханәсе” дип исемләнгән VI халыкара фестивале булып узды. Аның кысаларында төрле күргәзмәләр, түгәрәк өстәл сөйләшүе, “Төрки чибәре” бәйгесе, Зур концерт һәм башка төрле чаралар оештырылды.


Казакъ киемнәрен күрсәтү
Фестивальнең төп оештыручылары, гадәттәгечә, Новосибирскиның өлкә татар милли мәдәни мохтарияте, өлкә татар мәдәният үзәге, өлкә мәдәният министрлыгы һәм шәһәр мәдәният идарәсе булды.

Оештыру эшләрендә өлкәдә һәм шәһәрдә эшләп килүче кайбер төрки халыклар оешмалары катнашты. Тотылган чыгымнарның күп өлеше өлкә хакимиятенең дәүләт программасы, берникадәр өлеше химаячылар исәбеннән булды.

Катнашучы төрки төркемнәрнең күбесе Новосибирски шәһәреннән иде. Кунаклар өлкәнең авыл-районнарыннан, Татарстаннан, Алтай краеннан, Хакасиядән, Бурятиядән, Кемерово, Омски, Барнаул шәһәрләреннән һәм Казакъстан республикасыннан килгән иделәр. Барлык катнашучылар саны 200дән артык булды.

Фестиваль кысаларында “Бибинур” фильмы күрсәтелде

Алтайдан килгән “Керуин” казакъ дуэты
“Себер чәйханәсе” фестиваленең беренче көнендә шәһәрнең “Синема” һәм “Горизонт” кинозалларында татарларның “Бибинур”, “Зөләйха”, әзариләрнең “Ул булмаса, бу”, якутларның “Чыңгыз хан сере”, үзбәкләрнең “Биткә-бит” һәм казакъларның “Жебек кыз” фильмнары күрсәтелде. Фильмнарны фестивальдә катнашучылар гына түгел, шәһәр халкы да карады. Оештыручылар, алдан белдерүләр таратып, тамашачыларны җәлеп иткән иделәр.

“Бибинур” фильмына аерым тукталу урынлы булыр. Бу фильм быел сентябрь аенда Казанда үткән VI халыкара мөселман киносы фестивалендә “Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм” исеменә лаек булган иде. Ул вакытта фильмның продюсеры Светлана Бохараева “Бибинур”ны Татарстанда гына түгел, читтә дә күрерләр, аларга да кызыклы булыр дип өметләнәм”, дип әйткән иде.

Дөрестән дә, хәзер фильм Татарстаннан ерак шәһәрләрдә дә күрсәтелә башланды. Менә ул Себер ягына да килеп җитте. Новосибирскига аны Татарстанның “Госкино” хезмәткәре Ләйсән Фәйзуллина алып килде.

“Төрки дөнья” күргәзмәсе һәм түгәрәк өстәл

Антонина Тутачикова
Икенче көнне өлкә дәүләт китапханәсенең “Милли әдәбиятлар” бүлегендә “Себер чәйханәсе” фестивален рәсми ачу тантанасы булды,. Шунда ук “Төрки дөнья” дип исемләнгән күргәзмә эшләде.

Чарада өлкә һәм шәһәр хакимиятләре вәкилләре дә катнашты. Алар җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләделәр, фестиваль эшендә уңышлар теләделәр.

“Фестивальнең уңышлы узачагына без ышанабыз, чөнки сез үзегезнең осталыгыгызны күптән күрсәттегез, сезнең фестиваль инде 2005 елны өлкә мәдәниятенең алтын китабына кертелде,” диде өлкә мәдәният министры урынбасары Владимир Миллер.

Рәсми ачылыштан соң, “Төркиләр мәдәнияте: тарих һәм хәзерге заман” дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе башланды. Чыгышлар, асылда, төркиләр тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә багышланган иде.

Абаканнан килгән Антонина Тутачикова “Хакас халыклары бәйрәмнәре календарында төркиләр язмасы” дигән темага чыгыш ясады. Ул Русиядә “Төрки халыкларның язу көннәрен” булдырырга дигән тәкъдим белән чыкты.

Семейнең “Истәлек” ансамбле “Бишек туен” күрсәтә
Календарьда андый датаның кирәклеген Новосибирски өлкә татар мәдәният үзәге методисты Мөдәрис Абакиров та хуплады: “Төрки халыкларның язу көннәре булса, безнең чараларыбыз канун буенча хөкүмәт тарафыннан финанслана алыр иде. Ә хәзергә милли мәнфәгатьләребез чыгымнарын үзебез генә хәл итәбез. Канун булган очракта дәүләттән ярдәм күбрәк булыр иде”, диде.

Түгәрәк өстәл барышында кайбер төркемнәр үз халыкларының җыр-биюләрен дә башкардылар. Казакъстанның Семей шәһәреннән килгән “Истәлек” ансамбле фольклор күренеш рәвешендә татарларның “бишек туе” йоласын күрсәтте. Ансамбль җитәкчесе Габдулхак Ахунҗановның “Себер чәйханәсе” фестивалендә беренче генә булуы түгел. Мондый чараны ул бик кирәкле дип саный.

“Төрки чибәре” бәйгесе

Элекке фестивальләрдәге кебек, быелгы фестивальдә дә “Төрки чибәре” бәйгесе оештырылды. Анда татар, казакъ, якут, үзбәк, әзари һәм кыргыз милләтләреннән булган кызлар катнашты. Алар үзара ярышып, үз халыкларының мәдәниятен, милли киемнәрен, йолаларын, ризыкларын, җыр-биюләрен күрсәттеләр. Кызларның осталыгын өлкә министрлыгы һәм шәһәр мәдәният идарәсе белгечләреннән торган жюри билгеләде.

Татар кызы Рамилә Кәримова Сөембикә ролендә
Нәтиҗәдә, жюри “Төрки чибәре” дип үзбәк кызы Ләйлә Турсунованы күрсәтте. Башкаларга “Шәрыкъ елмаюы”, “Сөйкемле кыз”, “Көләч йөзле кыз” кебек исемнәр бирелде. Татар кызы – Рамилә Кәримова “Зифа буйлы кыз” исеме алды.

“Хөкемдарлар белән бәхәсләшмиләр” дигән әйтемне бәйгеләрдә катнашучылар яхшы белә ахры. Катнашучылар арасында жюри белән килешмәүчеләр булса да, бәхәскә керүчеләр булмады. Тамашачыларга да беренче урынга чыккан үзбәк кызы башкалардан көчсезрәк кебек тоелды. Казаннан килгән Ләйсән Фәйзуллинага, мәсәлән, күбрәк якут кызы ошаган. “Аның чыгыш ясавы да, милли киемнәре дә, сәхнә осталыгы да бик югары булды. Миңа якут кызы Айыына Говорова ошады”, ди Ләйсән туташ.

“Фергәнә үзәнлеге” дип исемләнгән үзбәк оешмасы җитәкчесе Мөхәммәт әфәнде: “Жюри Ләйлә Турсунованы башкалардан шәхсән осталыгы белән аерылып торганы өчен югары бәяләде”, ди.

Урамда тәмле пылау әзерләнде

Урамда үзбәк пылавы пешә
“Себер чәйханәсе” фестиваленең йомгаклау өлеше “Төзүчеләр” мәдәният сараенда барды. Бина бәйрәмчә бизәлгән, фойеда төрки халыкларның мәдәниятен чагылдырган һәм милли ризыклар куелган күргәзмәләр оештырылган иде.

Фестивальнең кайбер чаралары мәдәният сарае янындагы бакчада да барды. Бинаның кереш баскычында казакъ тирмәсе куелган, тирмә каршында зур казан асылган, аның астында учак ягылган иде. Казанда үзбәкләр хуш ис бөркеп торган пылау пешерделәр. Шунысы да әһәмиятле булды, урамда әзерләнгән һәм мәдәният сарае эчендәге күргәзмәләргә куелган милли ризыклардан теләгән кеше авыз итә алды.

“Бөек себер юлы” йомгаклау концерты

Чараның йомгаклау концерты “Бөек себер юлы” дип исемләнгән иде. Шунысы да көтелмәгән һәм күңелгә ятышлы булды, сәхнәгә башта “дөя” җитәкләгән малай күтәрелде. Аннары берәм-берәм фестивальдә катнашкан төркемнәр чакырылды.

“Алтай край” төркеме
Концерт программасы да бай эчтәлекле һәм кызыклы итеп төзелгән иде. Берсен-берсе алыштырып сәхнәгә казакъ, уйгур, хакас, алтай, якут, татар, әзари, үзбәк халыклары һәм башкалар чыкты. Алар тамашачыларны үз халыкларының киемнәре, уен кораллары, җыр-биюләре белән таныштырды.

Алтай республикасының “Алтай Край” төркеме җитәкчесе Урмат Ынтаеев концерт барышында “Осталык дәресе” биреп, тамак белән җырлау ысуллары күрсәтте.

Катнашучылар һәм тамашачылар фикере

Иң нәни тамашачы
Концерт ахырында төркемнәргә рәхмәт кәгазьләре, истәлекле бүләкләр бирелде. Катнашучылар да, тамашачылар да оештыручыларга рәхмәтле булулары турында әйттеләр, мондый чаралар ешрак булсын иде дигән теләк белдерделәр.

Тамашачылар арасында өлкәннәр дә, яшьләр дә булды. Иң яшь тамашачы – биш айлык тадҗык баласы булды. Концертка аны әнисе белән әбисе алып килгән иде.

Фестивальнең төп оештыручылары – татарлар

Шуны да әйтергә кирәк, “Себер чәйханәсе” төрки халыклар фестивале дип саналса да, инде дүртенче мәртәбә татар оешмалары көче белән генә оештырыла.

Новосибирски өлкә татар мәдәният үзәге методисты Мөдәрис Абакиров
“Татар оешмалары инде күләмле чаралар үткәреп, өлкәдә яхшы танылдылар. Нинди эшкә алынсалар да, җиренә җиткереп, башкарып чыгалар. Башка төркиләр әлегә оештыру эшләрен үз өсләренә алырга әзер түгелләр,” ди өлкә татар үзәге методисты Мөдәрис Абакиров.

Өлкә татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рауза Тихомирова “Безнең максатыбыз – төрки халыклар мәдәниятен югары дәрәҗәгә күтәрү һәм күрсәтү”, ди.

Оештыру эшләре авырлыгын тулысынча үз җилкәсендә татыган Рауза ханымның ахырда әңгәмә алып барырлык та көче калмаган иде. Шулай да ул икенче көнне үк тагын юлга чыгарга – 400 чакрым ераклыктагы татар авылы бәйрәмендә катнашырга әзерләнә.

“Хәрәкәттә бәрәкәт”, дигән халык. Дөрестән дә, хәрәкәт булганда, Новосибирски татарларының эше алга барыр, киләчәктә яңадан-яңа үрләр яулар дигән теләктә калабыз.



XS
SM
MD
LG