Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:11

Германия Русиягә атом калдыклары җибәрүдән баш тартты


Германия Дрезден янындагы Розендорф тикшеренү үзәгеннән Русиягә атом калдыкларын җибәрүдән баш тартты.

Атом калдыкларын Чиләбе өлкәсендәге Маяк ширкәтенә җибәрү планлаштырылган иде.

Әмма Германиянең табигый мөхит министры Норберт Рёттген анда атом калдыкларын куркынычсыз рәвештә эшкәртү өчен тиешле шартлар булуына шик белдерде.

Бу атом калдыкларын җибәрүгә каршы протест чаралары Германиядә дә, Русиядә дә үткән иде.

XS
SM
MD
LG