Accessibility links

Варшауда Польша һәм Русия президентлары очрашты


Русия президенты Дмитрий Медведев Русия Европа Берлеге һәм НАТО белән һәрьяклы бәйләнешләр булдырырга тырыша диде.

Медведев моны бүген Варшауда Польша президенты Бронислав Коморовский белән сөйләшүдән соң матбугат очрашуында әйтте.

“Русия Европа Берлегендә дә, НАТОда да булмауга карамастан, без бу оешмаларның икесе белән дә тулы күләмле мөнәсәбәтләр урнаштырабыз. Һәм мин бу эшләрдә Польшаның да активрак катнашуы төрле мәсьәләләрне чишүгә ярдәм итәр дип өметләнәм”, - диде Медведев.

Польша белән мөнәсәбәтләрне тагын да якшырту максатында рәсми сәфәр белән килгән Медведев Коморовский белән сөйләшүләрнең ышаныч рухында үткәнлеген әйтте.

Президентлар ике ил арасында икътисадый, сәяси һәм мәдәни бәйләнешләрне тагын да ныгытучы берничә килешү имзалау тантанасында да катнашты.
XS
SM
MD
LG