Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:11

WikiLeaks интернет сәхифәсе бар дөньядагы Вашингтон АКШның иминлеге өчен зарур дип санаган урыннар исемлеген чыгарды.

Вашингтон бу яшерен исемлеккә кергән корылмаларга террорчылар һөҗүм иткән очракта АКШның иминлегенә зур куркыныч янаячак дип исәпли.

2009 елның февралендә АКШ дәүләт департаменты американ дипломатларыннан бар дөнья буйлап АКШның сәламәтлек саклау системы, икътисади һәм дәүләт иминлеге өчен мөһим урыннарның исемлеген төзүне таләп итте.

Исемлектә су астындагы бәйләнеш чыбыклары нефть һәм газүткәргечләр, төп элемтә чаралары, мөһим портлар, минерал ресурслар һәм стратегик әһәмияткә ия ширкәтләр дә бар.

Бу исемлек интернетка WikiLeaks чыгарган иң бәхәсле яшерен документларның берсе.

Джулиан Ассандж
Нәтиҗәдә WikiLeaks һәм аның 39 яшьлек хуҗасы Джулиан Ассандж тирәсендәге сәяси бураннар тагын да көчәер дип көтәргә кирәк.

Узган атнада күбесе яшерен документлар булган 250 меңнән артык документны интернетка чыгарганнан соң, Кушма Штатларда WikiLeaksка карата җинаять эше инде ачылды. Ассанджның ул документларны ничек кулга төшергәнлеген, аларны кулга төшергәндә канун бозу-бозмавын ачыкларга телиләр.

Террорчылар өчен кулай һәдәфләр исемлеген чыгарганнан соң аны террорчыларга ярдәм итеп җинаять кылуда гаепләү мөмкинлеге турында да әйтелә башлады.

Мэлколм Рифкинд
Британиянең элекке саклану һәм тышкы эшләр министры Мэлколм Рифкинд WikiLeaksның бу соңгы гамәле, террорчылар өчен кирәкле мәгълуматларны чыгаруы аның җинаятьчелек чигенә якын булган дәрәҗәдә җавапсызлыгын күрсәтә диде.

Британ хөкүмәте сүзчесе бу яшерен мәгълүматны рөхсәтсез рәвештә чыгару Кушма Штатларның, Британиянең һәм башка илләрнең иминлегенә яный дип белдерде.

Австралиянең баш прокуроры Роберт Макклелланд Австралия ватандашы буларак Ассанджка чит илләрдә һәртөрле җинаять гаепләве очрагында да консуллык ярдәме күрсәтеләчәк һәм, андый гаепләүләр булган очракта, барлык процедур кагыйдәләр дә үтәлергә тиеш диде.

Шул ук вакытта Макклелланд Австралиянең Ассандж гамәлләренә карата җинаять тикшерүләрендә АКШ, Британия һәм башка илләр белән хезмәттәшлек итәчәген белдерде.

WikiLeaks чыгарган яшерен исемлектә Канада һәм Британиядән алып Кавказга, Якын Көнчыгыш, Африка һәм Кытайга кадәр бик күп мөһим корылмалар атала. Алар арасында Татарстанның Әлмәт шәһәреннән башланып Европага баручы "Дружба" үткәргече дә бар.

Көнбатыш Себердәге Надым табигый газүткәргеч бәйләнеше дөньядагы иң мөһим газ корылмасы диелә.

АКШның мөһим стратегик корылмалар исемлегенә Русиянең ике нефть озату порты да кергән. Берсе Кара диңгездәге Новороссийски, икенчесе Фин култыгындагы Приморски порты.

XS
SM
MD
LG