Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмованың олы юбилее уңаеннан


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Язучы-галим, милли сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага 60 яшь тулды. Бүгенге татар әдәбиятын, журналистиканы, милли сәясәт тарихын аның исеменнән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел.

Сәясәттә аны легендар Жанна д'Арк, милләт тарихында Сөембикә ханбикә, әдәбиятта Гаяз Исхакый белән чагыштырсалар да, Фәүзия Бәйрәмованың татар тарихында үз урыны бар.

Ул – хәзерге чорның милли бәйсезлек идеологы, татар халкының азатлык символы, Татарстанның дәүләт бәйсезлеге өчен фидакарьләрчә көрәшүче каһарман шәхес. Моның өстенә ул гаҗәеп талантлы язучы, татар, рус, алман телләрендә басылып чыккан утыздан артык китап авторы, ялкынлы публицист, тарихчы-галим, кеше һәм милләт хокукларын яклау буенча халыкара танылу алган көрәшче.

Үзенең әдәби эшчәнлеген моннан утыз еллар элек “Болын”, “Күл балыгы”, “Канатсыз акчарлаклар”, “Чакрым баганалары”, “Битлек”, Кем?” кебек нәфис лирик повестьлар белән башлап җибәргән Фәүзия Бәйрәмова иҗатын милләт тормышыннан алып язылган “Кыңгырау”, “Кара урман” кебек җитди әсәрләр белән дәвам итте. Совет чорында нефть, колхоз, бөек төзелешләр, сугыш темасы белән изелгән һәм чикләнгән татар әдәбиятына Фәүзия Бәйрәмова саф сулыш алып килде, аны символлар теле белән кеше җаны турында язылган психологик әсәрләре белән баетты. Аның иҗаты беренче әсәрләреннән үк халыкка көчле тәэсир ясады, даими рәвештә игътибар үзәгендә булды, соңыннан Бәйрәмова мәктәбен дәвам иткән һәм өйрәнгән язучылар, әдәбият белгечләре барлыкка килде, әдәби әсәрләр һәм фәнни хезмәтләр язылды.

Фәүзия Бәйрәмованың беренче китабына ук кереш сүз язган Әмирхан Еники аның иҗатына олы бәя бирә һәм авторга зур өметләр баглый: “... Әдәбиятка яңа исем килде – Фәүзия Бәйрәмова..., - дип яза ул. – Килде һәм тиз арада безнең игътибарны үзенә бәйләп тә өлгерде. Моның сере нәрсәдә? ... Чөнки Фәүзия бик талантлы һәм таланты аның гаять үзенчәлекле. Бәйрәмова талантының ике төп сыйфатын һәркем дә күрә торгандыр дип уйлыйм. Беренчедән, ул үзен һич аямыйча, гүя бөтен нервлары белән бик кабынып-кайнарланып яза... Көчле яза... Аны укыганда инде салкын, битараф калу мөмкин түгел. .. Икенчедән, әсәрләрендә күтәргән проблемалары һәм алган вакыйгасы белән дә ул, әйтергә кирәк, укучының йокысын качыра... Кыю керә тормышка Бәйрәмова, һәр әсәрендә диярлек кеше язмышының фаҗигале якларын ача... Әдәбиятны аңлый, тоя белгән укучы Бәйрәмованың гаять үзенчәлекле зур талантын таныр һәм тиешенчә бәяләр дип ышанасы килә.” (Фәүзия Бәйрәмова. Болын. – Казан, 1986, 3-4 битләр.)

“Фәүзия Бәйрәмова – XX гасыр азагы-XXI гасыр башы татар әдәбиятында экзистенциализм (латинча exsistentia - “яшәү” дигән сүздән) дип аталган иҗат ысулына һәм әдәби агымга нигез салучыларның иң күренеклесе, - дип яза аның беренче чор иҗаты турында филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры Резеда Ганиева бу китапка кереш сүзендә. – Көн кадагына суга торган үткен фикерләре белән сискәндергән, гаҗәпләндергән, әдәби осталыгы белән сокландырган язучыларның берсе Фәүзия Бәйрәмова булды... Кеше җанының борчылуларын, өзгәләнүләрен, бәргәләнүләрен гәүдәләндерүдә Фәүзия Бәйрәмова – бик тә сизгер һәм зирәк психолог.” (Алсу Шамсутова. Фәүзия Бәйрәмова прозасы. – Казан, 2005, 6-8 битләр.)

Соңгы елларда исә Фәүзия Бәйрәмова тарихи темага зур-зур романнар язды, татар әдәбиятын Себер, Урал төбәкләрен өйрәнеп язган әсәрләре, шәхес культы, экология темасына язган китаплары белән баетты. Фәүзия Бәйрәмова себер татарларының тормышын махсус өйрәнеп, тарихта беренче тапкыр “Күчем хан” дип аталган роман язды, аның шулай ук каһарман шәхес Батыршага багышланган “Баһадиршаһ” әдәби-документаль романы да бу теманы өр-яңадан ачуын күрсәтә.

Репрессия елларында сөргенгә сөрелгән дин әһелләре тормышына багышланган “Кырык сырт” романы, радиацияле зоналарда үлемгә хөкем ителгән татарлар тормышыннан алып язылган “Караболак” романы, Русия мөселманнарының бүгенге фаҗигале тормышларын яктырткан “Соңгы намаз” романы авторның милләтебез тарихын һәм тормышын дөньякүләм дәрәҗәдә күрсәтә алырлык талантлы әсәрләре. Әлбәттә, бу әсәрләр әле татар җәмәгатьчелеге һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан тиешле бәясен алмаган, алар әле махсус өйрәнелмәгән, алай да, кайберләре буенча матбугатта уңай фикерләр күренде инде.

“Фәүзия Бәйрәмованың “Соңгы намаз” исемле романында да яңа фикерләрне үтемле чаралар ярдәмендә әйтергә омтылу сизелә, - дип яза филология фәннәре докторы, профессор Рифат Сверигин. - Әсәрдә дин үзәккә куела, тормышның төп факторы дәрәҗәсенә күтәрелә... Үзем гомер иткән чорда ( ә мин инде җиде дистә тутырам) татар матур әдәбиятында динне бу дәрәҗәдә пропагандалаган, яклаган әсәрне күрергә туры килгәне юк иде... “Соңгы намаз” исемле яңа романны мин үзенең принципиаль позицияләреннән бер карышка да чигенмәгән Фәүзия Бәйрәмованың халыкны, милләтне кисәтүе һәм рухи сафлыкка чакыру юнәлешендәге бер кыю адымы дип аңладым.” (Балачак әдипләре. – Казан, 2004, 36-37 битләр.)

Фәүзия Бәйрәмованың иҗаты иҗтимагый эшчәнлеге белән аерылгысыз. Ул кабинетта гына бикләнеп язып утыра торган кеше түгел, ул гомер буе халык арасында, милләт хәлен кайгырта, халык өчен яши. Соңгы елларда ул татарлар яшәгән бик күп төбәкләрдә булып, милләт проблемаларын өйрәнеп, көчле публицистик китаплар язды. Фәүзия Бәйрәмова булган урыннар, ул чыгыш ясаган шәһәр һәм авыллар, сирәк материаллар табылган дәүләт архивлары һәм шәхси чыганаклар санап бетерерлек түгел. Шул төбәкләрдә Фәүзия Бәйрәмованың ялкынлы чыгышлары яңгырады, истәлеккә тау-тау китаплары калды, биредән кайткан материал нигезендә милләт тарихы һәм тормышы турында китаплар язылды...

Фәүзия Бәйрәмова – дөнья күләмендә танылган милли сәясәтче һәм хокук яклаучы. Бөтендөнья төрки халыкларының һәм мөселман оешмаларының күренекле вәкиле буларак, аларның хокукларын яклап, ул дөньяның бик күп урыннарда, халыкара симпозиумнарда, корылтайларда, фәнни конференцияләрдә чыгышлар ясады. Фәүзия Бәйрәмова, чын мәгънәсендә, татар милләтен дөньяга танытучы халык дипломатиясе вәкиле.

Язучының менә шушы эшчәнлеген, гаҗәеп тырышлыгын, талантын истә тотып, аның укытучысы, филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов үзенең “Йөз ирнең эшен эшләр” Фәүзия” дип аталган мәкаләсендә аңа зур бәя бирә: “...Фәүзия Бәйрәмова да хатын-кызларның нәкъ менә шул йөзләрчә (бәлкем, әле меңнәрчә) ирләрне алыштырырлык төркеменнән. Әмма ул “ирен”, җаен гына көтеп тормый, һәрчак тәвәкәллек күрсәтә, алып батырдай, курыкмый, хәрәкәт итә, эш-гамәл кыла, кемнең кем булуына карамастан, күңелендәген туры, ачык, сеңдерерлек итеп әйтеп бирә. Мин бу ханымның холкында һәм эшчәнлегендә “Туры Тукай” чалымнарын да, Гаяз Исхакый фидакарьлеген дә күрәм. Әмма шулай да ул һәрчак үзе булып кала... Фәүзиянең холык-фигыленә тырышлык, хезмәт сөючәнлек, җаваплылык, мөстәкыйльлек кебек сыйфат-гадәтләр хас... Ул киң җәмәгатьчелеккә узган гасырның 80нче еллар ахыры – 90нчы елларда аеруча танылды. Әйтергә кирәк, ул иҗтимагый-сәяси тормышка атылган йолдыз кебек килеп керде, милли-азатлык хәрәкәте җитәкчеләренең берсенә әверелде: республика парламенты депутаты, “Иттифак” партиясе рәисе, Милли Мәҗлес җитәкчесе, күп төрле чараларны оештыручы Фәүзия ханыымның ялкынлы чыгышлары күпләрне гафләт (ваемсызлык), манкортлык, коллык йокысыннан уятты, милләт язмышы турында уйланырга, гамәл кылырга өйрәтте. Аның, Татарстан суверенлыгын, татар халкының ирек-хокукларын яклап, Казанның үзәк мәйданында атналар буе ач торуы чын мәгънәсендә олуг каһарманлык, фидакарьлек иде... Ул – хәзерге татар публицистикасында дини-рухани әдәбият жанрын кабат тергезүчеләрең берсе. Гаделлек, хөрлек, матурлык, иманлык - әдибә иьатының төп принциплары. Фәүзия Бәйрәмованың күпкырлы эшчәнлеген, мул иҗатын аның көчле рухлы, уй-кичерешләргә бай, милләтпәрвәр шәхесе үзара берләштереп, бербөтен итеп тота, аларга кабатланмас төсмер бирә... Ул, иҗтимагый-сәяси тормышта, әдәбиятта сокландыргыч очыш-ачышлар ясап, халыкны коллык, ваемсызлык баткагыннан чыгаруга үзеннән зур өлеш кертте. Кылган гамәлләрен, холкын-фигылен күздә тотып, бу олуг затны Фәүзия Фидакария дип атарга мөмкин. Андый шәхесләр халкыбызда күбрәк булсын иде!” (Фәүзия Бәйрәмова. Туфаннан таралган татарлар. – Казан, 2004, 3-6 битләр.)

Фәүзия Бәйрәмованың соңгы еллар иҗаты иман нуры белән сугарылуына, әсәрләренең ислам тәгълиматен яктыртуына аның икенче бер укытучысы – профессор Резеда Ганиева да игътибар иткән. Үзенең югарыда телгә алган хезмәтендә ул болай дип яза: “Фәүзия Бәйрәмованың соңгы ун ел эчендәге прозасы һәм сәнгатьчә фикерләве ислам дине мифологиясе, Коръәннән алынган сюжетлар, образ-сурәтләр, дини-фәлсәфи фикерләр белән аерылгысыз бербөтен итеп бирелгән. Авторның Изге Китаптагы мөсәҗҗәгъ нәсер стиленә мөрәҗәгать итүе “Нух пәйгамбәр көймәсе”, “Алыплар илендә” кебек повестларында ярылып ята... Соңгы елларда Фәүзия Бәйрәмова Коръән тәгълиматының асылын тәшкил иткән әт-Тәүхид фәлсәфәсен яктырткан, Аллаһы Тәгаләнең барлыгын һәм берлеген раслаган, ислам динендәге әхлакый кыйммәтләр белән таныштырган әдәби әсәрләр, рисаләләр дә язды һәм татар әдәбиятында рухани прозаның үсеп китүенә үзеннән зур өлеш кертте.” (Күрсәтелгән хезмәт, 8-9 битләр.)

Әйе, үзе дә дин-ислам юлына баскан, милләтен саклауда Коръәнне нигез итеп алган, татар тарихын профессиональ дәрәҗәдә өйрәнеп (ул – тарих фәннәре кандидаты), бәйсезлек өчен көрәштә аны төп аргумент итеп файдаланган, Аллаһ биргән сәләтен әрәм-шәрәм итмичә, дистәләгән талантлы китаплар язган Фәүзия Бәйрәмова – татар халкы өчен язмыш бүләге, йөз аклыгы ул, чөнки Россиядә бер генә милләттә дә аның кебек лидер хатын-кыз юк. Ул бик күпләрдән үзенең гаделлеге, принципиальлеге, сатмавы һәм сатылмавы, тәвәккәллеге, максатчанлыгы белән аерылып тора. Ә аның төп максаты – татар халкының бәйсез дәүләтчелеген яңадан тогызу, милләткә иманга кайтырга ярдәм итү, кеше һәм милләт хокуклары кысылмаган гадел җәмгыять төзү. Ул үзенең бөтен иҗаты, бөтен барлыгы, җаны-тәне белән, шушы изге максатларны тормышка ашыру өчен көрәшә... Гомер буе татар халкының бәхете өчен көрәшә.

Фәүзия Бәйрәмова, Сталин палачлары тарафыннан Свияжски төрмәсенә ябылган сәяси тоткынның баласы, үзе дә гомер буе империя опричниклары һәм аларның җирле ялчылары тарафыннан эзәрлекләнгән, күп авырлыклар күргән шәхес. Аңа карата рухи басым да, физик һөҗүмнәр дә күп булды, ул милләте өчен дә, үзен яклап та, мәхкәмә юлларында күп йөрде, татар халкының хокукларын яклаганы өчен, империя тарафыннан хөкем ителде. Әмма бу авырлыклар аның рухын сындырмады, иҗатын һәм көрәшен туктата алмады, чөнки милләткә хезмәт итү бәхете аңа Аллаһтан бирелгән.

Язманы Фәүзия Бәйрәмованың каләмдәше язучы Айдар Хәлимнең аңа карата әйткән сүзләре белән тәмамлыйсы килә:

“Фәүзия Бәйрәмова кебек шәхесләр сирәк туа, - дип яза ул. - Әмма мондый сирәклек ул “аңлавы һәм кабул итүе мөмкин булмаган” сирәклек дигән сүз түгел Мондый сирәклекне аңлый алу, аңларга тырышу һәм, ниһаять, аңлау – турыдан-туры милләтнең үз язмышына үзе хуҗа булу, дәүләтле булуына барып тоташа... Киләчәктә безнең халыкара чын абруебыз, кешелеклелек, мәдәни культурабыз Фәүзия ханым Бәйрәмованың иҗтимагый эшчәнлегенә, язучылык, мөхәррирлек мирасына карата мөнәсәбәтебез белән билгеләнәчәк. Фәүзия Бәйрәмованың иҗади мирасын кабул итүгә булган әзерлегебез – безнең киләчәктә яшәүгә булган әзерлегебезнең иң мөкәммәл өлеше ул.” (Балачак әдипләре. – Казан, 2004, 37 бит.)

Роза Корбан
Әнкара, Төркия
XS
SM
MD
LG