Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:45

Самарда мәктәп укучылары татар теле бәйгесенә җыелды


“Яктылык” мәктәбе җитәкчесе Дания Абдрәхимова

“Яктылык” мәктәбе җитәкчесе Дания Абдрәхимова

Самарның “Яктылык” мәктәбендә һәрьел татар теленнән өлкә олимпиадасы уздырыла. Быел да Камышлы, Иске Усман, Яңа Усман, Денис, Әбдеки, Гали, Иске Ярмәк авылларыннан килгән балалар һәм Самардагы “Яктылык” мәктәбе укучылары туган телебезне үзләштерүдә көч сынашты.

Соңгы елларда татар телен җимерү өстендә мәгариф хезмәткәрләре җиң сызганып эшли. Мәскәү күсәкне күтәреп кенә җибәрә, ә сугуын мәктәп мөдирләре башкара. Кайсы гына укытучы белән сөйләшмә – барчасы да сәгатьләр җитмәгәнгә зарлана. Атнасына бер сәгать укытып ничек инде балага төпле белем биреп булсын ди?

Шуның өстенә кайсы мәктәпләрдә 8-9 сыйныфларда туган телебезгә бөтенләй урын юк. Беренче сыйныфта Әлифбаны укытмау белән инде ризалашканнар.

Яхшымы, яманмы мәктәпләр укучыларын бәйгегә җибәргән. Ә менә Яңа Мансур, Мәчәләйдән бер бала да юк!

Татар телен укытуда Самардагы “Яктылык” өстенрәк. Биредә беренче сыйныфта да Әлифбага урын табылган. Гали авылы да башкалар белән чагыштырганда аерыла. Татар телен атнасына 2-3 сәгать укыйлар.

Башка милләт вәкилләре дә татарча өйрәнә

Камышлы урта мәктәбе укытучысы әйтүенчә, һәр сыйныфта 3-4 бала урыс, чуаш, Урта азия, Кавказ ягыннан килгәннәрдән. Ләкин дә алар да татар телен өйрәнә, әле кул күтәреп җавап та бирә икән.

Ата-аналар арасыннан балабызга татар теле кирәкми дигән фикерләр юк. Балалар да туган телләренең кирәклеген аңлап яши икән.

Бәйгегә килгән егетләргә төрле сораулар бирдем. Гаилә коруга караганнары да бар иде. Җавапларда фикер төрлелеге булса да, хатынлыкка тик татар кызын гына күздә тоталар.

Араларында намаз укучылары еш очрый. Егетләр татар теле олипиадасына килсә дә, һөнәр итеп техник юнәлешне күздә тота. Татар теле аларга яшәр өчен бер ямь һәм көч бирә икән.

Иске Ярмәктә татар теле атнасына бер генә сәгать керә. Беренче сыйныфта бөтенләй укытылмый. Монда да үзенчәлек бар. Балалар йортыннан ятимнәрне алып тәрбияләүдә ярмәкләр беренче урында.

Ярмәк мәктәбендә 45 урыс баласы белем ала. Мөгаллимә Әлфия Баһаутдинова белдерүенчә, барлык урыс балалары да бик тиз татар мохитенә кереп китә, мәктәптә үзләре теләк белдереп татар телен өйрәнә, шартлатып татарча сөйләшә. Татар теле бәйгесенә урыс кызы Настя да килгән иде. Мин аның белән сөйләштем, татар баласыннан аерылмый.

Бәйгедә шигырь уку ярышы узды

Төрле язма, тел эшләреннән соң сәнгатьчә шигырь уку ярышы узды. Классик поэзия үрнәкләреннән башка быел балалар Резеда Вәлиева иҗатына да игътибар иткән. Узган ел бүләк итеп авторның китаплары таратылган иде. Озак көттерми нәтиҗәсе дә күренә башлады. Быел һәр балага Ркаил Зәйдулла һәм Газинур Морат китаплары бирелде, димәк икенче елга бу авторларның да әсәрләре ярыш сәхнәсенә менәчәк дигән өмет бар.

Татар баласы – талант иясе. Атнасына бер сәгать татар теле өйрәнеп шигырь язучылар бар! Камышлыдан Ләйлә Шәйдуллина, Әбдекидән Илүзә Исламгирова шундыйлардан. Алар сәхнәдән үзләре язган шигырьләрне укыды.

Иске Ярмәктән Әлисә Бәдретдинованың телнең нечкәлекләрен сиземләвенә, чын Казан авазлары аша аһәңле итеп шигырь укуына сокланасың. Һәр сүзгә, һәр фикергә бер тавыш төсмерен таба белә торган туташ. Шуңа да аңа “Чын артистларча сөйләүче” исемле аерым номинациядә бүләк бирелде.

Ә менә Гали авылыннан килгән Айгүзәл Самкаева ватанпәрвәрлек темасын сайлап алып ялгышмаган. Шул юнәлештәге әсәрләрдә аңа тиңдәшләр булмады.

Иң яшь башкаручылар өчен әзерләнгән бүләкне Иске Ярмәктән Лилия Шәйхетдиновага бирделәр. “Туган телгә, туган җиргә мәхәббәт” номинациясендә мактаулы урыннарны Иске Усманнан Мәдинә Рамазанова, Денистән Алия Хәбирова, Камышлыдан Алинә Сабирова, Самардан Диләрә Искәндәровалар алды.

Шигырь сөйләү бәйгесендә бердәнбер егет Фаил Гайнетдинов катнашты һәм беренче урынны ул алды да.

“Ата-ана моның җаваплылыгын аңларга тиеш”

Бәйге турында сүзне түгәрәкләп, “Яктылык” мәктәбе җитәкчесе Дания Абдрәхимова болай диде:

“Телебезне укыту мөмкинлеге елдан-ел кыенлаша. Сәгатьләр азая. Тырышабыз. Төп көчне гаиләгә юнәлтергә кирәк. Ата-ана моның җаваплылыгын аңларга тиеш. Атнасына бер сәгать укып татар булып калу бик читен. Шуңа да гаиләдә балалар белән тик татарча гына аралашырга кирәк. “Яңа Гасыр” тапшыруларын тыңларга, карарга. Татар тамашаларына йөрергә”.

Әлегә елдан-ел бәйгегә килүче укучылар саны кимеми, хәтта арта. Быел да татар теленнән “Ел укытучысы” ярышы узды. Бу исемгә “Яктылык” укытучысы Галия Тупасова лаек булды.

XS
SM
MD
LG