Accessibility links

Кайнар хәбәр

WikiLeaks хуҗасы Ассандж Британиядә тоткарланды


АКШның яшерен дипломатик мәгълүматларын интернетта чыгаруны дәвам иткән WikiLeaks интернет сәхифәсе хуҗасы Джулиан Ассандж Британиядә тоткарланды.

Лондон Метрополитан полициясе үзәгеннән ясалган белдерүдә, Ассандж Швеция тарафыннан чыгарылган кулга алу карары буенча тоткарланды.

Швеция идарәсе җенси көчләү гаебе белән 39 яшьлек Ассанджны кулга алу карары чыгарган иде.

Ассанджның адвокаты Марк Стефенс, Британиянын BBC каналына биргән әңгәмәсендә, үзе һәм Ассанджның Британия полициясе белән очрашу процессында булуын белдергән иде. Швеция идарәсе гаепләүләр турында башта сораштыруны башлаткан, аннан бу сораштыру туктаган, һәм соңыннан кабат сораштыру эшен башлатырга булган иде.
XS
SM
MD
LG