Accessibility links

Кайнар хәбәр

WikiLeaks хуҗасы Ассандж кулга алынды


WikiLeaks интернет сәхифәсе хуҗасы Джулиан Ассандж
WikiLeaks интернет сәхифәсе хуҗасы Джулиан Ассандж

АКШның яшерен дипломатик мәгълүматларын интернетта чыгаруны дәвам иткән WikiLeaks интернет сәхифәсе хуҗасы Джулиан Ассандж Британиядә тоткарланды.

Лондон полициясе белдерүендә әйтелгәнчә, Ассандж Швеция тарафыннан чыгарылган кулга алу карары нигезендә тоткарланган.

Швеция хакимиятләре 39 яшьлек Ассанджны җенси көчләү гаепләве белән кулга алу карары чыгарган иде. Ассандж бу гаепләүне кире кага.

Авcтралия ватандашы булган Ассандж җирле вакыт белән сәгать тугызда Лондон үзәгендәге полиция бүлегенә үзе килгән.

Джулиан Ассандж бүген беренче тапкыр мәхкәмәгә чыгарылды. Хакимнәр аны акча бәрәбәренә икенче мәхкәмәгә кадәр иреккә чыгару тәкъдимен кире какты. Ассандж икенче мәхкәмә тарихы 14 декабргә кадәр күзәтү астында калачак.

Ассанджның адвокаты Марк Стефенс, кичә Британиянын BBC каналына биргән әңгәмәсендә, Ассанджның Британия полициясе белән очрашырга ниятләвен белдергән иде.

Ассанджның моңа кадәр кайда булуы төгәл билгеле булмаса да, аның көньяк Британиядә булуы турында фаразлар йөри иде.

Банк хисаплары туңдырылды

Швеция хакимиятләре кичә Ассанджның банк хисапларын туңдырган иде. Wikileaks белдерүенчә, Ассанджның үзен яклау чыгымнары өчен булдырылган хәйрия хисабы да ябылган. Ассанджның шәхси хисабындагы 31,000 евро акчасын алу мөмкинлеге дә бетерелгән.

Банк идарәсе бу карарын Ассанджның хисап ачканда тапшырган мәгълүматларының дөрес булмавы белән аңлатты.

Америка басымы

Элегрәк Wikileaksның ярдәм җыю системалары АКШ таләбе белән туңдырылган иде.

Amazon һәм PayPal онлайн акча күчерү ширкәтләре Wikileaksка караган хезмәтләрен туктатуларын белдерде.

Wikileaks шулай ук, PayPal аркылы интернет сәхифәсенә җибәрелгән 60 мең евро ярдәм акчасына арест салынуын белдерә.
XS
SM
MD
LG