Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран атом сөйләшүeн дәвам итү турында килеште


Европа Берлегенең тышкы эшләр өчен җаваплы вәкиле Кэтрин Эштон, Иран белән Көнбатыш арасында каршылык тудырган атом програмы турында ике көн дәвам иткән сөйләшүләрне "тәфсилле" һәм "уңышлы" дип атады.

Эштон шулай ук сөйләшүләрнең гыйнвар ае азагында Истанбулда дәвам итәчәген әйтте.

Ләкин Иран баш арадашчысы Сәгыйть Җәлили, Истанбулда узачак очрашу вакытында уран баету мәсьәләсе турында сөйләшү булмаячагын ачык итеп әйтте.

Бу атна Женевада Иран белән БМО иминлек шурасының биш әгъзасы Британия, Кытай, Франция, Русия АКШ белән Германия вәкилләрен бергә очраштырды.

БМО иминлек шурасы, Көнбатыш илләре кисәтүләренә карамастан, уран баету програмыннан ваз кичмәгән өчен Иранга каршы дүрт тапкыр санкция кабул иткән иде.

Баетылган уран тыныч максатта энергия җитештерүдә яисә атом коралы ясауда кулланыла ала. Көнбатыш Иранның атом коралы ясау максатында уран баету програмы белән мавыгуын алга сөрә. Иран исә бу гаепләүне кире кага.
XS
SM
MD
LG