Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмова: Татарның үз дәүләтен тотуга хакы бар!


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Әле генә 60 яшен тутырган Фәүзия Бәйрәмова “Азатлык” радиосына, әгәр дә татар халкы бәйсез дәүләт кирәклегенә ышана икән - ул тауларны әйләндерәчәк, телен дә саклаячак, иманына да кайтачак, дип белдерде.


Фәүзия ханым, бу әңгәмә ел азагы якынлашып килгән чакка туры килде. Сер түгел, ул гомумән татарлар өчен дә, аерым алганда Татарстан өчен дә шактый зур вакыйгәләргә бай булды. Аның зур өлешен Татарстан яңа президент җитәкчелегендә уздырды. Хакимият алмашыну шактый тыныч үтсә дә, Шәймиев чоры Татарстаны белән Миңнеханов чоры Татарстаны арасында сез нинди принципиаль аермалыклар күрәсез?

Дөресен әйткәндә, мин алар арасында аерымлык күрмим. Чөнки Миңнеханов яз башында ук хакимияткә килсә дә, бер генә сәяси мәсьәләдә дә үз фикерен белдермәде. Шуңа аңа сәясәтче буларак бәя биреп булмый.

Мәскәү Русиядә президент институтларын бетерү башлангычы белән чыкты. Миңнеханов моңа җавап бирергә тиеш иде. Җавап булмады. Аннан Мәскәү агломерация мәсьәләсен кутәрде. Моның Татарстанга да яный торган хәвеф икәнен искә алып, президент Миңнеханов монда да сүз әйтергә тиеш иде. Сүз әйтмәде.

Татарстанның үзендәге хәлләргә килгәндә, күптән түгел биредә 3 егетне атып үтерделәр (аларның саны 6 кеше диючеләр дә бар). Татарстан президенты буларак Миңнеханов монда да үз фикерен әйтергә тиеш иде. Фикер әйтелмәде.

Шуңа тышкы һәм эчке мәсьәләләрдә Миңнеханов президент буларак үзен күрсәтә алмады. Ул хәзергә Мәскәү ни куша, кая барырга әйтә, шуны эшли. Милләт, тел һәм Татарстан киләчәге язмышына файда китерерлек адымын күргән юк. Ә аның шулай дәшми утыруы татарга зыян китерергә мөмкин.
Татарстанда яңа җитәкче билгеләү бар Русиядәге сәяси тәрәккыятне шәбәйтеп җибәрде, бигрәк тә федерацияне кору өлкәсендә. Үзәк хөкүмәт инде сүздән эшкә күчә – президент исеменнән арындыру башланды, киң җәмәгатьчелеккә яңа административ бүленеш, ягъни милли дәүләтчелекләрне бетерү идеясы чыгарылды. Татар теленә, ислам диненә басым арта, берүк вакытта бар Русиядә бертелле, бердинле, бер аңлы милләт булдыру тырышлыклары инде яшерелми алып барыла. Бу чорда татарның милли активистлары милләтне саклап калу, аны шушы болгавыр чор аша үткәрер өчен ни эшли ала?
Милли хәрәкәтнең, иҗтимагый оешмаларның төп максаты - милләтнең иҗтимагый аңын формалаштыру булырга тиеш. Без хакимияттәге кешеләр түгел, безнең кулда бернинди мөмкинлекләр дә, тәхет тә юк. Без халык кебек урамда торып эшли торган милли хәрәкәт һәм оешмалар. Шуңа күрә язучыларда, сәнгать кешеләрендә, милли хәрәкәттә халыкның милли үзаңын булдыру бурычы тора.

Без моны соңгы 20 елда эшләргә тиеш идек. 20 ел эчендә без бәйсезлек, тел, иман өчен көрәшерлек халык әзерләргә тиеш идек. Әмма бу рух, иман өчен көрәшебез барып чыкмады. Ул 90нчы елларда көчлерәк тә иде. Өмет бар иде ул чакта. Безнең һәм халыкның бер ялгышы булды. Ул да булса, Татарстан җитәкчеләренә ышану.

Халык аларга мөстәкыйльлек алып бирде. Моны бәйсезлек дип әйтә алмыйм, чөнки без теләгән бәйсезлек булмады ул. Ә мөстәкыйльлек күп булды, аның чикләрендә дә күп эшләп була иде. Халык тынычланды, безгә болай әйтүчеләр дә булды: “Болгатып йөрмәгез, Шәймиевкә эшләргә комачау итмәгез, ул хәзер үзе эшлиячәк, безнең бәйсезлек бар инде”, дип ике яктан да чикләү тырышлыклары ясалды.

Халыкта һәм милли хәрәкәттә бу басымга бирешмәүчеләр дә булды. Мин үзем, мәсәлән, аңладым һәм белдем: безнең бәйсезлек юк, җитәкчеләргә ышанырга ярамый. Авыр көннәр алда дип, кисәтеп килдем. Менә андый көннәр килде дә инде. Мин моны хәзер бер дә сөенеп әйтмим. Чөнки нәтиҗә милләт файдасына түгел.

Шуңа да тагын халык белән, җитәкчелек, милли хәрәкәт, Татар Конгрессы һәм диния нәзарәтләре белән һәр өлкәдә эшләргә тиешбез. Урында утырган “кечкенә Шәймиевләрне” Шәймиев белән бергә ялга, отставкага җибәрергә кирәк, дип уйлыйм. Чөнки әлегә кадәр бөтен җирдә Шәймиев кадрлары җитәкчелек итә. Шул ук Татар Конгрессында да, диния нәзарәтендә дә. Алар иң яхшы кадрлар түгел. Асыл егетләребез, менә дигән имамнарыбыз, милләтчеләребез бар. Ата лидер киткәч, аның ваклары да алышынырга тиеш дип уйлыйм.
Бар бу эшләр өчен дә аягында нык торган, алдагы максатларын аңлаган көчле милли хәрәкәт кирәк. Бүгенгә ул күренми – сәяси фиркаләр көчсезләнгән, Конресс үз эшен Сабантуйлары үткәрү белән генә чикли. 80 еллар азагы-90 еллар башындагы төсле көчле милли хәрәкәт оешыр дип уйлыйсызмы?

Милли хәрәкәт юк, таркалды дигән фикер дөрес түгел, ул бар, менә бит без исән. Әмма ялгышларны төзәтеп, милли хәрәкәтне кабат күтәрергә кирәк, дип уйлыйм. Милли хәрәкәтнең, халыкның күтәрелүе илдәге сәяси вәзгыять белән бәйле.

90нчы елларда бөтен Советлар Берлеге күтәрелгән иде. Монда да шундый дулкын булды, без инде күтәрелмичә кала алмый идек. Татарлар, Татарстан ул дулкынның башында торды. Ә хәзер бөтен Русиядә халык дәшми. Аны ач-ялангач калдыралар, башына сугалар, фиркаләрне пыр туздыралар. Моңа халык дәшми, чөнки хәзер ул бернигә ышанмый.

Халык дәшсә, төрмәгә утырасын, юк ителәсен белә. Халык зирәк, акыллы, ул кара дәвернең бераз үтеп китүен көтә. Шуңа күрә минем дә халыкны “Әйдәгез!” дип, канлы баррикадаларга дәшәсем килми. Ул вакыт әле җитмәгән.

Иншалла, тамчы тама-тама бозны, ташны тишәр һәм халыкка күтәрелер вакыт җитәр. Без шуңа әзер булып торырга тиешбез. Милли хәрәкәт лидерлары, язучылар моңа әзер булырга тиеш. Мәскәүгә дә, сатлык җитәкчеләргә дә ышану ярамый.

Мин татар халкының киләчәген Русиядә күрмим. Чөнки Русия үлгәнче "бер урыс милләте, бер православ дине, бер урыс патшасы сәясәте"н алып барачак. Кытай килеп җимергәнче, алар шуның өчен көрәшәчәк. Ә без үзебезнең бәйсез дәүләт булсын, татар үз кануннары, тәртипләре белән яшәсен, иманлы, динле дәүләт өчен үлгәнче көрәшергә тиешбез.

Татарның үз дәүләте белән яшәргә хакы бар. Милли хәрәкәтнең төп бурычы – милләтне шуңа ышандыру. Халык моңа ышана икән, тауларны әйләндерәчәк. Бәйсезлеген алачак, диненә киләчәк. Халыкны бөек фикер тирәсендә генә берләштерергә мөмкин. Вак-төяк авылларны саклап калыйк, сабан туйлары уздырыйк дип кенә, милләтне берләштереп булмый.

Дәүләтчелеген югалткан милләт өчен фикер эзләп йөрисе юк, ул бар. Ул – югалган дәүләтчелегебезне яңарту, торгызу. Моңа һәр татар ышанырга тиеш. Җаны, күңеле белән. Менә шушы вакытта милли хәрәкәтнең үз алдына куелган бурычы үтәлгән була, иншалла.
Сез җитәкләгән Иттифак партиясе баштан ук Татарстанны бәйсез дәүләт итү максатын куйган иде. Хәзерге вәзгыятне – Татарстанның сәяси яктан бик көчсезләнүен, милләттә бәйсезлек рухының теләр-теләмәс кенә сүрелүен истә тотканда, бу максат әле дә каламы?
Әлбәттә, кала. Мин еш кына соңгы 20 ел эчендә кабул ителгән белдерү, мөрәҗәгатьләрне карап утырам. Анда "Бисмилла"дан соң икенче сүз – бәйсезлек. Бу сүз хәзер дә көн үзәгендә кала. Татар халкы бәйсез һәм бәхетле булырга тиеш. Бу - “Иттифак”ның һәм Фәүзия Бәйрәмованың үз алдына куйган изге бурычы.
XS
SM
MD
LG