Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Республика исемнәре”: Җиңүчеләр кемнәрне җиңде?


3 декабрь көнне Корстон сәүдә-күңел ачу үзәгендәге тантанада “Республика исемнәре” ярышының нәтиҗәләре игълан ителгән иде. Тормышның берничә мөһим өлкәсендә берәр исем җиңүче дип табылды. Алар исә кемнәр арасыннан сайланган, башка финалистлар кем - болары әйтелеп тормады.

Әлеге чара “Татарстан” журналына 90 ел тулу уңаеннан оештырылган иде. 2 ай эчендә tatar-inform.ru һәм tatarstan.ru сайтларында 10 номинациядә “Республика исемнәре” проектына тавыш бирү барды.

Нәтиҗәдә барлыгы 31 финалист билгеләнгәнлеге ачыкланды. Әмма Корстондагы тантанада да, соңрак та сүз җиңүчеләр турында гына барды, ә инде кемнәр төшеп калганы турында ләм-мим.

Әйтик, “Сәясәтче” номинациясендә җиңүче, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев үзенең алмашы, Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов да, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшинне дә узып киткән булып чыкты. Тантананың үзенә Миңнеханов килеп тормады.

“Эшмәкәрлек”тә исә беренчелек “Бәхетле” кибетләр челтәре башлыгы Мөслимә Латыйповада. Ул “КамАЗ” генераль мөдире Сергей Когогин һәм исеме республика читендә дә еш ишетелә башлаган “Махеев” ширкәте җитәкчесе Леонид Барышевны узып киткән.

Ә менә “Мәдәният эшлеклесе” номинациясендә беренче урынны Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил алганнар, гәрчә Тукай Татарстан автономиясе төзелгәнче үк, әле 1913 елда ук вафат булса да. Салих Сәйдәш һәм Василий Аксенов артта калалар.

“Педагог” номинациясендә хезмәт герое Елизавета Ласточкина һәм профессор Валентин Андреевка бирелгән тавышлар, академик Мирза Мәхмүтовныкыннан азрак булып чыккан.

“Галим” исеме өчен барган ярышта Борис Арбузов һәм Мансур Хәсәновның исемнәре Евгений Завойскийныкы белән тиңләшә алмады.

“Ватанны саклаучы” номинациясендә берюлы өч Советлар берлеге каһарманы ярышты. Бу исемгә, Мәгубә Сыртланова һәм Газинур Гафиятуллинны артта калдырып, Михаил Девятаев лаек булды.

“Табиб” номинациясендәге ярышта Илгиз Ибәтуллин Ренат Акчурин һәм Александр Вишневскийдан күбрәк тавыш алуга иреште. Әйткәндәй, Акчуринның беркайчан да Татарстанда яшәгәне булмады.

Ә менә “Рубин” тренеры Корбан Бердыев һәм йөгерешче Гөлнара Сәмитова-Галкина “Спортчы” номинациясендә “Ак Барс” хоккей клубы тренеры Зиннәтулла Биләлетдиновны куып җитә алмады.

“Матбугат чаралары хезмәткәре” номинациясендә Рафаэль Мостафин (ярышны оештырган "Татарстан" журналы хезмәткәре) “Татарстан-Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль мөдире Илшат Әминов һәм депутат Разил Вәлиевне артта калдырды.

Соңгы елларда Татарстанда гына түгел, бар Русиядә дә төрле күренекле шәхесләрне билгеләү ярышлары, халык тавыш бирүләре оештырыла башлады. Бу уңайдан шикле нәтиҗәләре белән танылган "Имя России" проектын искә төшереп була. Сәяси зарурияттән чыгып анда соңгы мизгелдә генә Александр Невский халык тавыш бирүендә алда барган диктатор Сталинны "җиңгән" иде.

Дәүләт кулында, йә дәүләт йогынтысында булган мәгълүмат чараларының мондый бәйгеләрендә җиңүчеләрнең дә гадәттә шул дәүләт белән тыгыз хезмәттәшлек иткәннәр арасыннан булуы күзгә ташлана.

Әйтик, баштарак үзенчәлекле бәйге буларак башланып киткән, ел да татар интернетына кагылышлы "иң-иң" сайтларны билгеләүче “Taтнет йолдызлары” бәйгесе дә Татмедиа карамагына кергәннән соң элеккеге популярлыгын югалта башлады. Анда хәзер сыйфат түгел, ә хакимияткә якынлык югарырак бәяләнә.
XS
SM
MD
LG