Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Республикаларны агломерацияләр белән алмаштыру – тормышка ашмаслык проект"


Эмиль Паин
Эмиль Паин

Сәясәт белгече һәм этнограф галим Эмиль Паин, кимендә 2012 елга кадәр милли республикаларга куркыныч янамый, дип саный.

Күптән түгел Русия матбугатында хакимиятнең илдә 20 агломерация төзергә җыенуы турында язмалар күренгән иде. Кайбер белгечләр моны милли республикаларны бетерү теләге белән бәйләде.

Сәясәт белгече Эмиль Паин, хәзерге республика һәм өлкәләрне агломерацияләр белән алмаштыру фикере барып чыкмаячак, дип уйлый.

"Агломерацияләрне аерырга кирәк. Халыкны зур үзәкләр тирәсендә туплау, юлларны, башка бәйләнешләрне ныгыту кебек табигый агломерацияләр бар. Берләшү бөтен дөньяда күзәтелә. Ә республика һәм өлкәләрне агломерацияләр белән алмаштыру фикере – тормышка ашмаслык проект.

Әмма ул Русиядәге элиталарның кәефен күрсәтә. Аларның консерватив өлеше милли республикалар булмаса, бик бәхетле булыр иде. Әмма аларның федераль бүлгеләр белән дә барып чыкмады.

Кабатлап әйтәм, бүгенге сәяси-административ төзелешне агломерацияләр белән алмаштыру – утопия. Якын арада, һичьюгы 2012 елга кадәр анык итеп шуны әйтеп була – бу фикер берничек тә яңгырамаячак", ди галим Эмиль Паин.

Ә аннан соң нәрсә буласы дигән сорауга, Паин, моны кем булса дә әйтә аламы икән, ди. "Президент белән премьер әлегә кайсысының президентлыкка чыгаcын да хәл итмәгән", дип искәртә галим.

Галим фикеренчә бүгенге көндә, федерализм фикерләренә алмашка мәдәниятләр милләтчелеге доктринасы килә. Ул империячел һәм рус милләтчеләрнең карашларын берләштерүче проект булып тора, ди ул.

Бу хакта этносәяси тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Эмиль Паин "Азатлык" соравына җавап биргәндә һәм сишәмбе Казанда Тарих институтында башланган конференциядә да әйтте.

Бу чара “Милләтара һәм динара низагларны чишүдә федерализмның роле” дип исемләнгән иде. Аны грантлар бирүче МакАртурлар фонды, Федерализм һәм сәясәт үзәге, Казан федераль университеты оештырган.

Бу чарада катнашкан Мәскәү, Казан, Оренбур, Махачкала һәм башка як галимнәре Русиядә милли нәфрәткә каршы көрәшнең алып барылмавы, дәүләтнең милли сәясәт үткәрүдән читләшүе, мигрантларның интеграциясе нәтиҗәсез алып барылуы, толерантлык тәрбияләү програмнарының ябылуы турында әйтте.
XS
SM
MD
LG