Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда татар көрәшеннән өлкә ярышлары узды


Самарда 16-18 яшьлек егетләр арасында татар көрәшеннән өлкә ярышлары узды. Бәйгедә Гали, Камышлы авылларыннан, Сызран, Тольяттидан килгән егетләр дә катнашты.


Соңгы елларда Нәүрүз һәм Сабан туе бәйрәмнәрендә батырлар арасында татар егетләренең сирәгәя баруы милләтпәрвәрләрне пошаманга салды. Эш шунда ки, бүләкләрне татар байлары бирә, ә алар башка милләт вәкилләренә эләгә.

Татар көрәшенең дәрәҗәсен үстерү ниятеннән һәм үсмерләрне бозыклыктан арындыру өчен татар авылларында, шәһәрләрдә көрәш секцияләренә яшьләрне тарту башланды. Гали, Камышлы авылларында, Сызран, Тольятти, Самар шәһәрләрендә татар егетләреннән торган төркемнәрне туплый башладылар.
Жюри әгъзалары

Декабрьнең 4ндә Самар “Яктылык” мәктәбенең спорт залы егетләр белән шыплап тулган иде. Көрәш алты үлчәүдә барды. 55, 60, 66, 73, 81, 90 килограмм авырлыклары булган егетләр үз үлчәүләрендә биш сәгать буена бил сынашты. Биш үлчәүдә беренче урыннарны самарлар алды. Алар – Ислам Шәрипов, Роман Әхмәдов, Җәмил Шәмшутдинов, Руслан Марычев, Марат Мымрин. Тик 66 килограмм авырлыклар арасында гына Камышлы егете Филат Шәйхетдиновка тиңнәр булмады.

Гали авылыннан килгән егетләр бик үзенчәлекле көрәште. Көрәш мәйданына чыкканда ук алардан ниндидер бер энергетика сизелеп тора иде. Илдус һәм Равил Манашевлар үз үлчәүләрендә икенче урынга лаек булды, Галидән килгән Фаил Нуриевкә өченче урынны бирделәр.

Татар көрәшеннән ярышны Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды һәм барлык чыгымнарны да үз өстенә алды. Тантананы ачып җибәрүче: "Бүген бездә икеләтә тантана. Инкыйлабка кадәр Самар шәһәр думасында татар депутатлары булган, совет чорында бер генә татар да депутатлыкка уза алмаган.

Быел тарихта беренче мәртәбә Самар шәһәр думасына депутат булып Мидхәт углы Миннәхмәт Халиуллов узды. Миннәхмәт әфәнде шул ук вакытта Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтариятен дә җитәкли. Ул бүген татар көрәше буенча ярыш та оештырды".

Бу уңайдан Миннәхмәт Халиуллов үзе дә сүз тотты: "Яшьләр арасындагы бозыклык турында күп сөйлиләр. Эш кирәк. Егетләрне урамнан тартып алырга кирәк. Алар ир була торган кешеләр.

Максатыбыз – малайлар, егетләр спорт залларына кайтырга тиеш. “Яктылык” мәктәбендәге малайлар инде көрәш секциясендә. Без анда үзебезнең тренерны тотабыз. Самар өлкәсендәге татар егетләре иң көчле ир булып җитлегергә тиеш. Таза, көчле ирне хөрмәт итәләр, яраталар һәм шүрлиләр дә".

Камышлыдан килгән физкультура укытучысы Илдус Нуретдинов болай диде: "Безнең мәктәптә әлегә 15 малай гына көрәшә. Көрәшергә теләүчеләр йөзгә якын. Көрәш матлары юк. Халиуллов ярдәм итәм диде. Икенче елны мактаулы урыннарны күбрәк яулыйсы иде. Куандырганы шул әле. Самар татар ирләре арасында намаз укучылар күп икән".

Атаклы спортчы Хәбил Бикташев та фикерен белдерде: "Иң дус кешеләр – алар көрәшчеләр. Алар милләтнең горурлыгы. Гаиләнең терәге", диде ул.

Ярыш күтәренке рухта узды, кыска музыкаль тәнәфесләрдә кызлар җырлары белән мавыктырды.

Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Самар шәһәре дума депутаты Миннәхмәт Халиуллов әйтүенчә, татар көрәшеннән ярышларны һәр елны уздыру күздә тотыла.
XS
SM
MD
LG