Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:14

Дөньякүләм танылган Википедия халыкара энциклопедиясенең Башкорт бүлегендә беренче зур юбилей – 7 декабрь көнне анда бер меңенче мәкалә язылды.

Дөньякүләм танылган Википедия халыкара энциклопедиясенең Башкорт бүлегендә беренче зур юбилей – 7 декабрь көнне бер меңенче мәкалә язылды. Ул Башкортстанның Әбҗәлил районында урнашкан Биккол авылына багышланган.

Шулай итеп, Башкорт Википедиясе барлык телләр арасында 196 урында тора.

Башкорт Википедиясе дөнья пәрәвезендә инде берничә ел элек барлыкка килгән иде. Аны татар һәм чуаш бүлекләрен дә оештырган Үнтифләр кушаматлы кулланучы ачкан иде. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында бу проект тиз үсеш алып китә алмады.

2006 елда проектка Рөстәм Нурыев исемле идарәче килде һәм проектны җанландырырга тырышты. Ләкин соңрак Башкорт Википедиясе янә йокыга китте. Ниһаять, 2010 елда яңа актив кулланучылар килеп, проектны даими үсеш юлына бастырдылар.

Хәзерге вакытта мәкаләләрнең күпчелеге Башкортстанга һәм башкорт халкына багышланган. Проектның уңайлы да, тискәре дә үзенчәлеге – интернациональ булу, ягъни Башкорт Википедиясендә аралашу күп телләрдә бара. Монда башкорт, татар, рус, эсперанто телләрендә аңлашканнарны табып була.

Татар Википедиясе дә үсештә

Википедиянең татар бүлеге дә соңгы елларда актив үсә. Хәзерге вакытта язмалар саны 7887. Татар Википедиясе барлык телләр арасында 105нче урында. Проектта актив катнашучылар саны да 65 кешегә җитте.

Тик камилләшү өчен чикләр юк. Кайбер аерым сөйләмнәрнең, диалектларның википедияләре бездән алдарак баруын искә алсаң, татар теле өчен бераз уңайсызланып та куясың.

Википедия проектының милли телләр өчен файдасын, аның мөмкинлекләрен барысы да аңлап бетерми сыман. Башка халыклар әлеге проектның милли мәгариф, тел үсеше өчен ачкан перспективаларын аңлый. Мәсәлән, 2010 елның 10 мартында Украина мәгариф һәм фән министры Иван Вакарчук фән өлкәсендә эшләгән бөтен украин милләттәшләрен Украин Википедиясенә мәкаләләр язарга чакырды.

Кыскача мәгълүмат

Википедия (инг. Wikipedia) – анда һәркем яза алган ачык эчтәлекле, күптелле энциклопедия. Табышсыз проект Wikimedia фонды тарафыннан оештырылды. Википедия язмалары сайтка керү мөмкинлеге булган һәркем тарафыннан үзгәртелә ала.

2001 елның гыйнварында Джимми Уэйлс һәм Ларри Сэнгер тарафыннан башлап җибәрелгән Википедия хәзерге көндә интернетта иң зур һәм иң популяр белешмәләрнең берсе булып тора. Белешмәләр тематик күләме буенча да иң тулы энциклопедия булып тора. Википедиянең иң мөһим сыйфатларыннан берсе – мәгълүматны туган телеңдә җиткерү мөмкинлеге.

Русиядәге телләре арасында кем алда?
  1. Рус Википедиясе (630 меңнән артык мәкалә)
  2. Чуаш Википедиясе (11 мең сигез йөздән артык мәкалә)
  3. Татар Википедиясе (7 мең сигез йөздән артык мәкалә)
  4. Осетин Википедиясе (7 мең дүрт йөздән артык мәкалә)
  5. Якут Википедиясе (7 мең ике йөздән артык мәкалә)

Рашат Якупов
Татар Википедиясе идарәчесе

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG