Accessibility links

Австалия интернетка яшерен документлар чыгу өчен АКШны гаепли


Автсралия хөкүмәте меңнәрчә яшерен дипломатик документларның киң җәмәгатьчелеккә чыгуы өчен WikiLeaks интернет сәхифәсен оештыручыны түгел, ә Кушма Штатларны гаепли.

Австралия тышкы эшләр министры Кевин Радд яшерен мәгълуматларның чыгуы АКШта яшерен документларның тиешенчә саклануын шик астына куя диде.

Аның әйтүенчә, бу документларның чыгуы өчен Джулиан Эссанж түгел, ә яшерен мәгълуматның саркып чыгуына мөмкинлек тудыручылар гаепле.

Джулиан Эссанж сишәмбе Британиядә кулган алынды. Швеция Эссанжны көчләү җинаятендә гаепли һәм аны үзенә тапшыруны таләп итә. Аны тапшыру мәсьәләсе хәзер мәхкамәдә карала.

Эссанж бу гаепләүне кире кага.
XS
SM
MD
LG