Accessibility links

Кайнар хәбәр

Футбол җанатарын үтерүдә гаепләнүче үз-үзен саклаганлыгын белдерә


Мәскәүдә “Спартак” футбол такымы җанатарын үтерүдә гаепләнүче, Кабарда-Балкардан чыккан Аслан Черкесов аны үз-үзен саклау максатында үтергәнлеген белдерде.

Черкесов әйтүенчә, җанатарлар аңа һөҗүм иткәннән соң ул аларга каршы травматик корал кулланган. Аның мондый корал йөртергә рөхсәте булган.

Мәскәүнең Савельев районы мәхкамәсе Черкесовны кулга алу мәсьәләсен карый.

Дүшәмбе “Спартак” җанатарлары белән Төньяк Кавказдан чыккан кешеләр арасындагы бәрелештә бер кеше һәлак булды, бер кеше каты яраланды.
XS
SM
MD
LG