Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татар җыры” туры эфирда булачак. Киләчәктә


Җиңүчеләргә биреләчәк "Алтын Барс" сыны
Җиңүчеләргә биреләчәк "Алтын Барс" сыны

18 декабрь көнне Казанда “Татар җыры-2010” халыкара татар эстрада җыры фестиваленә йомгак ясала. Җырчылар 30 номинациядә бәйгегә чыккан.

Оештыручылар быелгы чара яңа музыкаль “Tatarvidenie” форматында узачак, дип белдерә. Һәм Tatarvidenieнең концепциясе – “Татар җыры”ның ачык булуын бөтен дөньяга күрсәтү, дип тә өсти алар.

Әйтелеше белән Eurovisionга (Евровидение) бик якын булганга, кайберәүләр, ниһаять татарлар да үзләренең җыр бәйгесен туры эфирда күрсәтеп, халыкның тавыш бирүе нәтиҗәсендә җиңүчеләрне билгелиләр икән, дип уйларга мөмкин.

Илшат Әминов
“Татар җыры”мы, әллә башка бер фестивальне үткәргәндәме, күз алдына китерегез: башта Мөслим районы тавыш бирә, аннан Әтнә, аннан соң Теләче, Түбән Кама, Саба, Башкортстан, Финляндия, Австралия... Чыннан да без бу хыялга омтылачакбыз”, дип белдерде “Яңа Гасыр” телерадиоширкәте башлыгы Илшат Әминов һәм җырчы Хәния Фәрхи-Биктаһирова.

Әминов үзе, телевидение вәкиле буларак, әлеге фестивальне киләчәктә туры эфирда тавыш биреп үткәрелүен тели.

“Барс-Медиа” җитәкчесе Марат Гәрәев тә “Татар җыры”ның туры эфирга омтылышын хуплый. “Бөтен дөнья инде шушы юнәлештә”, ди ул. Бәлки Универсиада елында бу мөкәммәллеккә ирешербез, дип тә өметләнә алар.

Быелгы “Татар җыры”ның йомгаклау тантанасын караучыларның күпчелеге акчалы кешеләр булачак. Гәрәев Татарстандагы эре ширкәтләрнең һәм оешмаларның татар җитәкчеләре һичшиксез киләчәк, дип белдерә.

Марат Гәрәев
Билет бәяләре дә хезмәт хакын ай эчендә тотып бетергән халык күтәрерлек түгел: 2600 сумнан 4900 сумга кадәр. Инде бүгенгә үк билетлар юк икән, бер урын да калмаган. Марат Гәрәев: “60лап яхшы танышым, туганнарым минем аша бер генә билет табып булмас микән дип өмет итә”, дип белдерде. Башка еллардан аермалы буларак тамаша бер генә көн булачак.

Шулай да татар эстрадасына мөкиббән киткән гади тамашачы бу шоуны кайчан күрә алачак соң? Илшат Әминов әйтүенчә, әлегә “Яңа Гасыр” эфирында моңа кадәр булган фестивальләр бара. “Татар җыры-2010” март аенда күрсәтеләчәк икән.

Фестивальне сәхнәгә куючы режиссер Марианна Герасимова быелгы тамаша үзенең ут бизәлеше белән нык аерылып торачак, дип белдерә. Шулай ук залда утырган тамашачы вакыты-вакыты белән сәхнә артында җырчыларның ниләр майтарганын һәм мәшәкатьләрен дә күрә алачак икән. Сәхнәгә зур экран да эләргә җыеналар, мөгаен.

Марат Гәрәев тамашаны тагын да тәэсирле итү өчен өстәмә тавыш җиһазлары сатып алганнарын да әйтеп китте. “Тамаша Европа аудиториясе өчен гадәти саналган заманча утлы видео-шоуны да үз эченә алган”, дип белдерә оештыручылар.

Билгеле булганча, узган елгы “Татар җыры” аңа кадәр булганнардан уен коралларының аһәңле яңгырашы, җырчыларның фонограммасыз башкаруы белән аерылып торды. Быел исә, Марат Гәрәев сүзләренчә, заманча техника күп кулланылганга, көйләр фонограммада булачак, ә җырчылар тере тавышка җырлаячак.

Алмаз Миргаязов

Быелгы “Татар җыры”нда яңа номинацияләр өстәлгән. “Татар радиосы” үзенең махсус бүләген бирәчәк. “Татар радиосы”нда 8 декабрь киченә кадәр теге я бу номинациядә катнашучыларга тавыш бирү дә барды.

“Тавыш бирү бүген 17 сәгатьтә төгәлләнәчәк. Без тавышларны санаячакбыз. Иртәгә номинацияләрдә кем җиңгәнлеге ачыкланачак. Җиңүчеләр фестивальгә әзерләнә башлаячак”, дип белдерде “Татар радиосы” челтәре мөдире Алмаз Миргаязов.

“Яңа Гасыр” телевидениесе дә “Телевизион тамашачы мәхәббәте” бүләген булдырган. Җырчылар барлыгы 30 юнәлештә (номинациядә) бил алышачак.
XS
SM
MD
LG