Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:13

Казакъстанда Ленинның иң зур һәйкәлен сүтәләр


Казакъстанда Ленинның иң зур һәйкәлен сүтә башладылар.

12 метр биеклектәге, 800-ләп тонна авырлыктагы гранит һәйкәл Караганда шәһәренең үзәк мәйданыннан Ленин урамындагы бакчага күчерелә.

Һәйкәлне күчерү өчен алмазлы аркан белән җиде өлешкә кисәләр. Кисү эшләре өч көн дәвам итәр дип көтелә.

Җирле коммунистлар бу эшкә каршы чыга.

XS
SM
MD
LG