Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:54

Татарстан Югары Мәхкамәсе рәисе урынына Илгиз Гыйләҗев тәкъдим ителә


Татарстан хөкемдарларының югары квалификацион коллегиясе Русия президенты Дмитрий Медведевка Татарстан Югары Мәхкамәсе рәисе урынына намзәт итеп 53 яшьлек Илгиз Гыйләҗевны тәкъдим итте.

Югары Мәхкамә рәисе, киләсе елның апрель ахырында 70 яшен тутыручы Геннадий Баранов пенсиягә китәргә тиеш.

Илгиз Гыйләҗев 1996 елдан бирле Югары Мәхкамәнең рәис урынбасары булып эшли һәм җинаять эшләре мәхкамә коллегиясен җитәкли. Гыйләҗев шулай ук Татарстан хөкемдарлары шурасы рәисе һәм Русия хөкемдарлары шурасы әгъзасы.

XS
SM
MD
LG