Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хаҗилары Мәккәдән кайта алмый


Хаҗга киткән дистәләрчә Түбән Камалар 30 ноябрьдә үк туган якларына кайтырга тиеш булса да, әле дә Согуд Гарәбстанында тоткарлана. Аларның соңаруын беркем дә үз җаваплылыгына алырга теләми.


Бу төркемдәге хаҗиларның күпчелеген олы яшьтәге кешеләр тәшкил итә. Сәфәрләрен оештырган Мәскәүнең “Сәләм-тур” сәяхәт ширкәте Бигеш аэропортын очкычларны кабул итә алмауда гаепләсә дә, аэропортта мондый проблемның булмавы турында белдерәләр.

Быел 2000 мең татарстанлыны хаҗга алып барган “Идел-Хаҗ” ширкәте җитәкчесе Аяз хәзрәт Мингалиев Түбән Кама хаҗиларының Согуд Гарәбстанында тоткарлануларын, аларның Татарстан Диния нәзарәте киңәшен истә тотмавыннан һәм чартер рейсларының ышанычсыз булуыннан чыгып аңлата.

“Түбән Кама хаҗиларының 25е безнең ширкәт аша барган иде. Алар өйләренә әйбәт кенә кайтып җитте. Ә инде 100дән артык хаҗины Түбән Кама мәчете имамнары Мәскәүнең “Сәләм-тур” ширкәтенә юнәлткән иде. Алар менә шулай, Диния нәзарәте, мөфти хәзрәтнең фәрманына карамыйча, хаҗга читтәге ширкәт белән барды.

Чартер рейслары белән быел Русиядән 3800 хаҗи барган. Аларның 2000е Чечнядан иде.

Согуд Гарәбстанында чартер рейсларына караш икенчерәк. Чөнки алар безгә калган вакытны гына бирәләр.

Бу мәсьәләне хәл итү өчен Русия хаҗ миссиясе тырышлык куя. Җаваплы вәкилләр консул белән Согуд Гарәбстанының хаҗ эшләре буенча министр урынбасары белән сөйләшкән һәм аннан рейсларны әз генә иртәрәк җибәрүне сораган”, ди ул.

“Чит ширкәтләр аша хаҗга бару, Татарстан квотасын киметә”

Аяз Мингалиев сүзләренчә Татарстан хаҗиларының башка регионнардагы хаҗ ширкәтләре белән килешеп, хаҗга китүләре төрле проблемнар да китереп чыгара икән.

“Без инде, әлбәттә, борчылабыз. Чөнки андагы хаҗилар Татарстанныкы. Аннан соң шул да бар бит, Согудлар икенче елга квота бүлгәндә, карыйлар да әйтәләр: әйтик узган ел 180 хаҗи Татарстаннан бармады, Мәскәү аша килде, диләр. Мәскәүгә урынны күбәйтеп бирәләр, ә безгә киресенчә әзәйтәләр. Менә шундый нәтиҗә килеп чыга”, ди Аяз Мингалиев.

Түбән Кама имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин исә, мондый хәлләр хаҗ сәфәрендә булгалый, дип саный.

“Без – хәзрәтләр хаҗ сәфәре сынаусыз булмый, дип әйтәбез. Әмма монда оештыручыларның да гаебе бар. Мин үзем әле Самар өлкәсендә сәфәрдә. Ярдәмчеләрем вакыйгалар белән таныштырып тора”, ди ул.

Диния нәзарәте Казан ширкәте белән хаҗга барырга киңәш итә. Киңәшкә ни өчен игътибар ителми, дигән сорауга ул болай җавап бирде:

“Монда бит кайсыдыр ширкәт белән барсаң, проблемнар булмас, дип әйтеп булмый. Заманында Казан ширкәте белән баручыларның да көтеп яткан очраклары булды. Әйтик, без үзебез хаҗга барганда да, тәүлек буе көткән вакытларны хәтерлим. Казан ширкәте булсын, Мәскәүнеке булсын, төрле очраклар була. Бер кешедә проблем килеп чыккач, сөенергә кирәкми инде”, диде ул.

Түбән Кама хаҗиларының “Сәләм-тур”ны сайлавы сәбәпләре хакында Йосыф Дәүләтшин:

“Мәскәүдән туры рейс очарга тиеш булганга дип әйтим. Әле бит беренче тапкыр шушындый туры рейс эшләнде. Гарәп Әмирлекләре, Иордания аша түгел, турыдан-туры Мәскәүдән очасы булганга ышанычлырак булыр, дип уйланылды. Кешеләргә җиңелрәк булсын дип. Әмма бөтен нәрсә дә теләгәнчә барып чыкмый бит.

Һәрбер компаниядә проблемнар булып тора. Ул проблемнар өстендә эшләргә кирәк. Бер-береңнән гаеп эзләргә кирәкми. Хаҗиларның үзләрендә дә проблемнар булгалый. Нишләтәсең инде. Иң әһәмиятлесе бөтенесе дә исән-сау бит. Урамда калмады. Иң авыры – туганнар борчылып торды һәм вакытында кайта алмаулары эштә мәшәкатьләр тудырды”, диде.

Язма хәзерләнгәндә Йосыф Дәүләтшин “Азатлык” радиосының Казан бюросына үзе шалтыратып, Түбән Кама хаҗиларының 8 декабрь көнне 21 сәгать 30 минутта Бигеш һава аланына кайтып җитәчәкләре турында белдерде.

“Әлерәк кенә телефоннан шалтыратыштык. Алар Җиддә шәһәре һава аланында регистрация узган. Алла боерса, 21 сәгать 30 минутта Бигешка төшәчәкләр. Догаларыбызны кылып торабыз. Анда Удмуртиядән килгән хаҗиларны да санаганда, 180 кеше булырга тиеш. Һәрберсенең хаҗларын Аллаһы Тәгалә кабул итсен иде”, диде Түбән Кама имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин.
XS
SM
MD
LG