Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:45

Татарстан башкаласы карга баткан мәлдә, шәһәр җитәкчелегендә үзгәртеп корулар бара. Казандагы 7 район 4 идарәгә йөкләнелә һәм башкалада яңа сити-менеджер эшли башлады.

Казан Думасының соңгы утырышында башкаладагы 7 район белән яңача идарә итү тәртибе кертелү турында карар кабул ителде. Аңа караганда, хәзер башкала районнары 4 зурайтылган идарәгә йөкләнеләчәк.

Мәсәлән, Киров районы җитәкчесе Мәскәү районы өчен дә җаваплы булачак. Хәзерге Вахитов районында яшәүчеләр сораулары килеп чыкса, Идел буе районы идарәсе бусагасын таптаячак.

Авиатөзелеш районында яшәүчеләрнең проблемнарын хәл итү Яңа савин районы җитәкчесеннән торачак. Бары тик Совет районы үзгәрешсез кала, чөнки ул болай да иң зурларның берсе санала.

Бу районнарны кушу түгел, идарә итүче оешмаларны кыскарту өчен эшләнә, дип ышандыра хакимият.

Башкала җитәкчелеге түрәләр армиясенең ничә кешегә кыскаруын төгәл әйтми. Әлегә пенсия яшендәге 82 кешенең лаеклы ялга чыгу, элекке идарәдә эшләгән кешеләрнең зурайтылган идарәләргә күчерелү ихтималы турында гына билгеле. Юк ителгән район идарәләре җитәкчеләре башка һәм югарырак урыннарга күчерелгән.

Түрәләр санын кыскартырга вәгъдә итсәләр дә, чыгымнар артуга таба гына бара. Киләсе елга шәһәр бюджетында идарә оешмаларын тоту өчен быелгысына караганда күбрәк каралган. 2010 елда ул 648,8 миллион сум булса, 2011 елда 747 миллион сум бүленеп бирәчәк.

Халык өчен бернинди үзгәрешләр булмас, теркәлү, пенсия, мәктәпләргә бәйле оешмалар элекке урыннарда калачак, прокуратура, салым хезмәтләре да күченми, дип әйтә Казан шәһәр җитәкчелеге.

Яңа идарәләр булдыра алырмы?

Бу карарга Казан Думасында каршылык булмаса да, районнарның үзләрендә канәгать булмаган кешеләр дә бар. Авиатөзелеш районы идарәсендә бу адымның нәтиҗәле булуына шик белдерәләр. Матбугатта бу районның җаваплы хезмәткәре Елена Тащеева фикере басылды:

"Бер идарәнең ике район проблемнарын хәл итүен күз алдына китерү кыен, безнең районга шәһәр яны бистәләре карый, аларның проблемнары бихисап. Хәзер 2013 елга шәһәрне рәткә китерү максаты куелган бит. Компьютердагы документларга күчү эшне җиңеләйтер, әмма без аны әле өйрәнә генә башладык. Кешеләргә бит күзгә-күз аралашу, моң-зарларын тыңлату да кирәк. Электрон идарә аны алыштыра алмый", дип әйткән ул.

Хокук яклаучы Дмитрий Бердников исә бу үзгәрешне хупламый. Район идарәсенең үзгәрүе, ике районның бер оешмага каравы түрәләргә эшләрне сузарга ярдәм итәчәк, дип саный ул. Мәсәлән, мәхкәмәгә шикаять итүче булса, ул кайсы район мәхкәмәсенә барырга белмәс, ди Бердников. Аның фикеренчә, шул рәвешле түрәләргә бер-берсенә сылтап, эшләрне сузарга мөмкинлек ачыла.

Казан 7 районга элекке җитәкче Камил Исхаков заманында бүленде. Ул вакытта Ленин районы Авиатөзелеш һәм Яңа савин районына аерылды, Бауман районы Вахитов районы белән кушылды.

Беренче сынау

Казаннар җәяү йөри башлады, 7 декабрь 2010 ел
Казан идарәсендә булган тагын бер үзгәреш ул башкарма комитет җитәкчесенең сайлануы булды.

Казан Думасы утырышында шәһәрнең башкарма тармагы өчен җаваплы иң зур түрә итеп, Алексей Песошин сайланды. Бу урынга бәйге игълан ителгән иде. Бәйгегә 3 намзәт чыгарылган булса да, Дума җитәкчесе аңа теләктәшлек күрсәтте һәм депутатлар Песошинны сайлап куйды. Вазифага керешү белән үк, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенә кар көртләре белән көрәшергә туры килде.

Шәһәр хакимияте шушы көннәрдә ишелеп яуган кар аркасында, сәгатьләр буе юл тыгыннарында утырган халыкның ачуын сизгәндәй, журналистларны төнге урамнарга алып чыкты. Песошин һәм башка түрәләр бик күп техниканың эшләве, төннәр буе карның чистартылуы турында сөйләде.

Бу хакта бөтен мәгълүмат чараларында хәбәрләр чыкты. Әмма барыбер, икенче көнне дә шәһәрдә хәрәкәт туктаган иде диярлек. Сәгатьләр буе өйләренә кайта алмаган халыктан шәһәр җитәкчеләренә карата тәнкыйть сүзләрен аеруча еш ишетергә туры килә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG