Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү һәм Астанә һава һөҗүмнәреннән саклану өчен бердәм төбәк системы төзи


Казакъстанның һава һөҗүменнән саклану көчләре башлыгы генерал Александр Сорокин Русия белән Казакъстанның һава һөҗүмнәреннән саклану өчен бердәм төбәк системы төзиячәген игълан итте.

Русиянең Белорус белән шундый уртак системы бар инде.

Казакъстан һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре Русия-Казакъстан чикләрендә һава киңлекләрен саклау эшен үз өстенә алачак.

Моның өчен Мәскәү Астанәгә С-300 ракета һөҗүменнән саклану системнарын бушлай бирәчәк.

Генерал аларның күпме булачагын һәм кайчан биреләчәген әйтмәде.
XS
SM
MD
LG