Accessibility links

Кытайның үз тынычлык бүләге булачак


Демонстрациячеләр Лиу Сяобоны иреккә чыгаруны таләп итә
Демонстрациячеләр Лиу Сяобоны иреккә чыгаруны таләп итә

Кытай Нобель Тынычлык килешүенә көндәш буларак Конфуций тынычлык бүләген тапшыра.

Быелгы Нобель Тынычлык бүләген тапшыру тантанасында катнашудан 19 ил баш тарта.

Алар бу чарага үз вәкилләрен җибәрмәячәк.

Быелгы Нобель Тынычлык бүләген Кытайда төрмәдә утыручы диссидент Лиу Сяобога бирүгә протест белдерүче Пекинның басымы астында тантанада катнашудан баш тартучы илләр соңгы атналарда өч мәртәбә артып китте.

Шул ук вакытта Кытай борынгы Кытай философы Конфуций исемендәге үз тынычлык бүләген булдыруын һәм аны Нобель бүләген тапшыру тантанасына бер көн кала тапшырачагын белдерде. Бүләкнең кемгә бирелүе дә кызыклы. Конфуций Тынычлык бүләге Кытайга ишекләрне ачкан күренекле Тайван сәясәтчесе.

Нобель комитетының интернет сәхифәсенә караганда, Норвегия башкаласы Ослодагы 44 илнең илчелекләре бу җомгада Нобель Тынычлык бүләген тапшыру тантанасына үз вәкилләрен җибәрергә җыенуларын белдергән.

Шул ук вакытта тантанага чакыруны төрле сәбәпләр белән кире кагучылар саны соңгы берничә атнада 6-дан 19-га җиткән.

Лиу Сяобо
Кытайдан кала бу исемлектә Русия, Украина, Казакъстан, Әфганстан, Колумбия, Куба, Мисыр, Иран, Гыйрак, Морокко, Пакстан, Филиппин, Согуд Гарәбстаны, Сербия, Судан, Тунис, Венесуела һәм Вьетнам бар.

Нобель Тынычлык бүләген үзенең эсселары һәм Кытайда сәяси реформалар, кеше хокукларын гарантияләүне, бәйсез мәхкәмә системы булдыруны таләп итүче “Хартия 08”не әзерләүдә катнашуы өчен 11 елга төрмәгә ябылган Лиу Сяобога бирү Пекиннең ярсуын чыгарды.

Кытай хөкүмәте бу бүләкне Көнбатышның Кытай Коммунистлар фиркасенә каршы юнәлтелгән астыртын гамәле дип сурәтли.

Яңа төзелгән Конфуций Тынычлык бүләге комитеты рәисе Тан Чаңлиу сишәбе көнне беренче бүләкнең бу атнада Лиен Чанга биреләчәген игълан итте. Лиен Тайваньның элекке вице-президенты һәм Тайваньдагы оппозицион Милләтче фирканең шәрәфле рәисе. Бу бүләк 15 мең доллар күләмендә акча белән дә билгеләнә.

Конфуций Тынычлык бүләге комитеты бүләккә лаек дип тапкан бу сәясәтченең 2005 елда Кытайга килүе зур тарихи вакыйга буларак бәяләнгән иде. Кытай Тайваньны әле дә үз җире дип исәпли. 1949 елдан бирле Тайвань югары җитәкчеләренең Кытайга килгәне юк иде. Милләтче фирка җитәкчесенең бу сәфәре ул чакта ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең җылынып китүенә сәбәп булды.
XS
SM
MD
LG