Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья коррупциягә каршы көрәш көнен билгели


Бүген коррупциягә каршы халыкара көрәш көне. Бар дөньяда коррупция торышын өйрәнүче Transparency International оешмасы “2010 елда дөньяда коррупция барометры” исемле хисап чыгарды.

Оешма үткәргән тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, җир шарында яшәүчеләрнең чиреге елына кимендә бер мәртәбә ришвәт бирә.

Русия, Украина, Әрмәнстан, Азәрбәйҗан, Белорус, Грузия, Молдавия, Монголия кебек илләрдә халыкның өчтән бере ришвәт бирә.

Хисапта ришвәт бирү очракларының Әфганстан, Һиндстан, Гыйракта һәм Африканың Сәхрәдән көньяктарак өлешендә аеручы еш булуы әйтелә.
XS
SM
MD
LG