Accessibility links

Милли оешмалар ана телен коткару юлларын эзли


И туган тел, и ятим тел…
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:21 0:00
йөкләү

Татар теленең язмышы өчен борчылучылар Бөтендөнья татар конгрессы бинасында җыелып, ана телен саклап калуга багышланган чираттагы җыелышын үткәрде.

Җыелышта “Мохит” дип аталган яңа оешма булдыру турында сүз чыкты. Әмма бу фикерне барлык милләтпәрвәр дә хупламады. Җыелучылар арасында “татар иҗтимагый оешмалары болай да күп, тагын бер әрәмтамак кирәкми”, диючеләр булды.

Телне саклап калу юлларына килгәндә, җыелышта каршылыклы фикерләр әйтелде. Берәүләр тел гаиләдә генә саклана ала дисә, икенчеләр - татарларга телләрен саклап калу өчен Европа хокук яклау оешмаларына мөрәҗәгать итү кирәклеген әйтте.
XS
SM
MD
LG