Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:31

Русия президентының соңгы юлламасында гаилә һәм бала тәрбияләүгә зур әһәмият бирелгән. 3нче бала тудыручыларга җир кишәрлеге бирелү, матди ярдәмнәр тормышка ашырлыкмы?

Римзил Вәли. Русия президенты Дмитрий Медведев үзенең соңгы юлламасының төп темасы итеп балалар, демография мәсьәләсен алды. Әлбәттә, ул Русиянең саклану министрлыгына күпме акча бирелгәнен дә, хакимият, партия турында да әйтте. Ләкин төп фикере балалар, демография, халыкның санын арттыру һәм аларга шартлар тудыру, социаль сәясәтне көчәйтү турында барды.

Кайберәүләр тарафыннан бу чыгыш сайлау алды пропагандасы яки пиар буларак та бәяләнде. Әллә чыннан да Русиянең шушы мәсьәләгә йөзе белән борылуы күзәтеләме дигән сораулар туды.

“Азатлык” радиосының Казан студиясенә Татарстан Дәүләт Шурасының элекке депутаты, медицина эшчәнлеген хокукый тәэмин итү үзәге иҗтимагый оешмасының мөдире, табиб, хокукчы Сүрия Усманова килде. Бу әңгәмәдә социаль мәсьәләләр белән шөгыльләнүче “Азатлык” хәбәрчесе Райнур Шакиров та катнаша.

Сүрия ханым, соңгы вакытта сезнең чыгышларны сирәк ишетәбез. Сез күпмедер дәрәҗәдә хокук яклаучы булып та чыгыш ясыйсыз. Медведевның доклады ошадымы? Нинди мәсьәләләргә игътибар иттегез?

Сүрия Усманова.
Медведевның доклады турында комментарларны ишеткәч, докладны үзем укып чыккач, шатландым. Күңелемә шундый җылы, рәхәт булып китте. Чөнки үземнең ничә ел гомеремне шушы проблемнарны күтәрүгә һәм аларны хәл итүгә багышлагач, ул тема миңа шулкадәр якын. Аларның шундый дәрәҗәгә күтәрелүенә мин бик шатмын.

Римзил Вәли. Сүрия Усманова – кем ул? Теш табибы, хокукчы дидек инде. Дәүләт Шурасында социаль мәсьәләләр, балалар, гаиләләр турында иң кискен һәм кайнар чыгыш ясаучы буларак телевидение аша да еш күренгән иде. Табибә булып та, шушы юлдан китүегез турында сөйләсәгез иде.

Сүрия Усманова. Депутат булып биш ел эшләү дәверендә шушы проблемнарны күтәрүем белән һәм “Татарстан балалары” дигән програмны кабул иттерүем белән шатмын. “Татарстан балалары” програмы бүгенге көнгә кадәр эшләп бара. Аңа бирелгән акчалар дистәләрчә миллионнар гына түгел, ә йөзәр миллион.

Туксанынчы елларда, Русиядә үзгәрешләр башлангач, хатын-кызларның иҗтимагый хәрәкәте бик активлашты. Һәм шушы вакытта Русия күләмендә хатын-кызлар, балалар белән аерым эшли торган оешма төзелде.

Шуннан соң президент Ельцин, һәрбер төбәктә балалар, хатын-кызлар, гаилә проблемнарын күтәреп, аларны хәл итү өчен аерым орган төзәргә, дигән фәрман чыгарды. Ул республика дәрәҗәсендә төзелмәде, әмма районнар, шәһәрләр дәрәҗәсендә ул оешмалар барлыкка килде.

Мине 1992 елда Чаллыда гаилә, хатын-кызлар проблемнары белән шөгыльләнә торган бүлек җитәкчесе итеп куйдылар. Мин гел шул мәсьәләләр белән шөгыльләнгәч, 1995 елда Дәүләт Шурасына сайлаулар булганда үземнең програмга да керттем. Республика күләмендә дә шушы мәсьәләләрне күтәрәм, балаларны яклыйм, хатын-кызларга, балаларга кагылышлы нинди хәл ителмәгән мәсьәләләр бар, аларны куеп, хәл итәргә тырышам дип, сайлаучыларыма вәгъдә бирдем. Мин биш ел дәвамында вәгъдәмне үтәдем.

Райнур Шакиров. 2005 ел белән чагыштырганда Русиядә туучылар саны 21 процентка арткан икән. Моның төп сәбәбе – икенче баласын тудырган гаиләләргә 300 мең сум ярдәм булу. Бәлки башка сәбәпләр дә бардыр. Сез ничек уйлыйсыз?

Сүрия Усманова.
Аның сәбәпләре бер генә түгел. Алар демография белән бәйләнгән. Чөнки ике-өч ел эчендә хатын-кызларның бала таба торган яше килеп җитте. Егерме ел элек бик күп балалар туган иде. Цикл әйләнеп кайтты. Аны демографлар бик яхшы беләләр. 2010-2011 елларда безнең балалар күп туачак. Бу хөкүмәтнең сәясәтеннән генә тормый.

Римзил Вәли.
Михаил Горбачев аракыны тыйгач, 1987 елларда балалар бик күп туа башлады.

Сүрия Усманова.
Нәкъ шушы вакытта безнең халык арасында үлем шулкадәр кимеде. Демографик хәл бик яхшырды.

Римзил Вәли.
Ничек уйлыйсыз, Путин Русия халкын үрчеттеме?

Сүрия Усманова. Анысы да бар. Соңгы вакытта дәүләт саулыкка бик зур игътибар бирә. 2006 елдан “Сәламәтлек” проекты башланды. Ел саен “Сәламәтлек” проекты буенча бер програм бара. Мәсәлән, 2006 елда табибларга хезмәт хакын арттырдылар, эш җиһазлары алдылар. Ел саен акча бүленеп тора, эш бара. Балаларның, аналарның сәламәтлеген саклауда зур эш алып барыла. Алар да нәтиҗәсез түгел.

Райнур Шакиров.
Хәзер кичке уннан алып иртәнге унга кадәр аракы сатуны тыйган канун үз көченә керде. Димәк, егерме-егерме биш елдан соң демографик хәл тагы да яхшырыр дигән сүз.

Сүрия Усманова.
Шулай булырга тиеш тә. Аракыга, тәмәкегә каршы булган көрәш халыкның сәламәтлеген саклау максатыннан эшләнә.

Римзил Вәли. Сүрия ханым, сез чыннан да дәүләтчә фикерләүдән аерыла алмыйсыз. Бераз патриот кебек тә күренәсез. Ләкин тормышка карасак, Киров өлкәсендә 13 районда бөтенләй чәчмиләр икән, авыллар бетә, күчеп китүчеләр арта. Татар авылларында да татар мәктәпләре ябыла. Чөнки 5-10 баланы укыту зур чыгымнар сорый. Тенденция бетүгә таба бара. Әгәр дә Русиядә бала туу нормаль барса, Медведев мондый чыгыш ясый алыр микән, ай-һай!

Сүрия Усманова.
Сез әйткән сүзләр дөрес, мин алар белән килешәм. Киров өлкәсендә генә түгел, Русиядәге татар авыллары да бетеп бара. Деморафик хәл шулкадәр кискен тормаса, дөрестән дә аны Русия күләмендә карамаслар иде. Күреп торалар, Русиянең җире зур, ә халык аз.

Ә Русия янында күпме илләр янәшә тора. Бу Русиянең дәүләт булып яшәвенә дә куркыныч тудыра. Шуңа күрә балалар, сәламәтлек саклауга багышланган проблемнар үзләре беренче урынга килеп баса.

Райнур Шакиров.
Медведевның юлламасында кызык тәкъдим китерелде. Өченче баласын тудырган гаиләләргә бушлай җир бирүне тәкъдим итте. Сезнең фикерегезчә бу реаль була аламы?

Сүрия Усманова.
Медведевның тәкъдим иткән фикерләре бик күп. Аларның барысы да реаль. Бу очракта җир мәсьәләсе. Русиядә җир бик күп.

Райнур Шакиров.
Мәскәү һәм Питербур шәһәрләренә нишләргә? Шунда ук бу проблемны хәл итеп булмаячак, дип язып чыктылар.

Римзил Вәли.
Мин шунда ук җир комитетына шалтыраттым. Казан шәһәрендә буш җир юк икән. Булганнары бары тик сатып кына бирелә. Хәзер өченче баланы тапкан гаиләгә җир каян бирелер? Бәлки Мәскәүдән җибәрерләр дип көлүчеләр дә бар.

Сүрия Усманова.
Проблема чыннан да бик актуаль һәм мөһим. Кечкенә шәһәр янында җир бүлеп бирү бернинди проблемга китермәс. Мәскәүдә, Питербурда, Казанда һәм башка зур шәһәрләрдә андый проблем бар. Ләкин Европада, Америкада барысы да үз өйләрендә яши.

Римзил Вәли. Сез нинди канун кертер идегез, өченче бала тугач, нинди җир бирергә, урынын ничек билгеләргә?

Сүрия Усманова.
Бу атнада Швейцариядә референдум булып үтте. Соңгы вакытта нинди генә халыкка кагылган проблем булмасын, Швейцариядә башта халык белән киңәшләшәләр. Бөтен актуаль мәсьәләләрне халыкка чыгаралар. Ни өчен бездә бернинди референдумнар үткәрмиләр? Ни өчен халык белән киңәшләшү юк? Бер-ике кеше канунны яза да, Дәүләт Думасында да, бездә дә депутатлар барысы да бердәм. Шуннан соң эшләми торган кануннар килеп чыга.

Бүген чит илләрдә ятим балалар, инвалид балалар проблемын бик яхшы хәл итәләр. Өйрәнергә һәм үзебезнең җирлеккә күчереп хәл итәргә кирәк.

Римзил Вәли. Бәлки кемнеңдер җире һәм өч коттеджы бардыр. Питрәч районындагы җир аңа нәрсәгә кирәк булыр икән соң?

Сүрия Усманова.
Күп балалы гаиләләр аз түгел. Аларның статистикасы бар. Һәрбер гаилә турында мәгълүмат та җыелган. Һәрбер гаиләнең проблемнарын аерым хәл итәргә кирәк.

Райнур Шакиров.
Медведев бик күп төбәкләрне үрнәк итеп күрсәтте. Татарстан күпме генә макталса да, ләкин Медведев тарафыннан бер дә телгә алынмады. Бездә мактанырлык эшләр юкмы?

Сүрия Усманова.
Татарстанда мактанырлык эшләр күп. Ләкин Татарстан тарафыннан алып барыла торган аеруча әһәмияткә ия өлкә юк, дип санала. Телгә алынган төбәкләр туксанынчы еллардан бирле гаилә өлкәсендә комплекслы һәм максатчан эш алып баралар. Аның өчен програмнар, канун кабул итәргә кирәк.

Ә Татарстанда програмнар да, кануннар да юк дәрәҗәсендә. Чөнки туксанынчы елларда Русиядә аерым шушы мәсьәлә белән шөгыльләнүче комитет оешты һәм ул департамент дәрәҗесендә калды. Ә Татарстанда ул бер тапкыр да булмады.

Русиядә туксанынчы елларның башыннан ук хатын-кызлар, гаилә һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет оешкан. Татарстанда бер тапкыр да булмады. Безнең аерым көчле оешмаларыбыз юк.

Ә нигә юк? Чөнки хөкүмәт аларга акча бирми. Оешмалар яхшы итеп эшләсен өчен бер-ике кешегә хезмәт хакын түләргә, бүлмә табарга, аена минимум 30-50 мең сум акча кирәк. Ярдәм булмаса, иҗтимагый оешмалар актив эшли алмый.

Бездә “Уполномоченный по правам ребенка” дигән структура төзелде. Ләкин бөтен Русиядә ул аерым структура булып төзелде, ә бездә ул “уполномоченный по правам человека”ның структурасына керде. Аның аерым бүлмәсе дә, эшләргә кешесе дә юк. Шуңа күрә көчле оешма түгел.

Татарстанда бернинди структура да эшләмәгәч, кем програмнарны, канунарны эшләсен? Шуңа күрә без Русия күләмендә артык эшләр майтарган төбәккә кермибез.

Райнур Шакиров. Медведев балалар бакчаларын арттырырга, булганнарын яхшыртырга, техник яктан яңартырга кирәк дип әйтте. Ләкин чиратлар бетми, яңа балалар бакчалары төзелми. Ни өчен без моңа игътибар бирмибез?

Сүрия Усманова.
Кем кайгыртсын? Депутаталарны карыйк. Соңгы ике-өч чакырылышта уннан артык хатын-кыз бар. Шушы хатын-кызларның эше 1 июньдә бәйрәмгә барып, бүләк бирүгә кайтып кала. Депутат бит бүләк бирергә тиеш түгел. Аларның эше проблемнарны күтәреп, хөкүмәт җитәкчесен чакырып, ни өчен бездә балалар бакчалары юк дип, ул мәсьәләләрне чиштерергә тиеш.

Римзил Вәли.
Дмитрий Медведев докладында “поручаю” дигән сүз еш яңгырады. Балалар бакчаларын да коммерция структурасыннан кире кайтарып яки яңадан төзеп, бакчаларда урыннарны арттыру, пособиеләр бирү турында төбәкләргә күрсәтмә булды.

Ульян өлкәсенә рәхәт, ул дотация алып кына яши. Ә Татарстанның 80 процент акчасы турыдан-туры Мәскәүгә китә. Үрчетү проектларының акчасы түгел, ә күрсәтмәләр Мәскәүдән кайта. Нишлибез соң хәзер? Медведев кушты дип кенә, кеше өченче бала табар микән? Бу проектлар кем җилкәсендә булыр?

Сүрия Усманова. Медведев күрсәтмәләре федераль дәрәҗәдә дә хәл ителергә тиеш. Мәсәлән, җир мәсьәләсе.

Римзил Вәли. Медведев саклану министрлыгына егерме триллион акча бирелә диде. Башка саннарны, Мәскәүдән балаларга китәчәк акчаларны да әйтмәде. Чөнки әйтсәң дә, ояттыр.

Сүрия Усманова.
Ул бер санны әйтте. Балалар поликлиникаларына җиһаз алу, аларны кору өчен йөз миллиардка якын акча бирәбез, диде. Балаларга кагылышлы мәсьәләләрне комплекслы хәл итергә кирәк. Бер өлеше федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиеш.

Райнур Шакиров.
Ярый, җир кишәрлекләре бар ди. Ләкин өченче балага кадәр, беренче, икенче баланы үстереп, тормыш юлына кертеп җибәрәсе бар. Моның өчен финанс мәсьәләсен кайгыртырга кирәк.

Сүрия Усманова.
Гаиләләр икенче, өченче баласын акча өчен генә тапмый бит. Әгәр дә гаиләнең үзенең теләге булса, ул барыбер бала таба. Әмма хөкүмәт акча бирә икән, ул аны ала. Ләкин акча өчен генә дә бала табучылар бар. Аны артык чыгармыйлар.

Райнур Шакиров.
Мин сезнең фикерегез белән килешмәс идем, чөнки социаль ипотекада 300 мең сум бик зур роль уйный. Ипотеканың бер өлешен каплап куя дигән сүз.

Сүрия Усманова. Президентның юлламасы бүгенге сәясәт нигезе генә түгел. Моңарчы да соңгы дүрт-биш ел эчендә демография турында көн дә сөйләделәр. Балаларны яклау, хатын-кызларга да матди ярдәм турында күп әйтәләр. Пособие бирәләр, әмма ул аз. Аларның күләмен Европа белән чагыштырып булмый. Әмма кайбер төбәкләр шушы түләүгә өстәп, үз акчасын бирә.

Римзил Вәли.
Русия президенты Дмитрий Медведев ил халкын үрчетү турында тәкъдимнәр яңгыратканнан соң кайберәүләр бик илһамланды, дәртләнде. Бөтенләй ышанмаганнары да бар. Кайнар бәхәсләр алдадыр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG