Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:44

8 декабрьдә Казанда шагыйрь Х.Туфанның тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар үтте. Юлларда тыгымнар булуга карамастан, конференциягә килүчеләр тел, әдәбият һәм сәнгать институтын, кичке концертка килгән халык М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының залын тутырган иде.

Соңгы айларда татар халкы, шигърият, мәдәният сөючеләр Туфан белән яшәде: республика күләмендә төрле чаралар барды, мәктәпләрдә, китапханәләрдә бәйрәм чаралары үткәрелде, матбугатта Туфан турында хатирәләр, истәлекләр урын алды. Күптән түгел Х.Туфанның 5 томлыгы да басылып чыкты.

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче Хатыйп Миңнегулов Хәсән Туфанны башкалардан аерылып торган шагыйрь дип атады:

“Татар булган кеше, күңелендә бераз гына татарлык чаткысы булган кеше Х.Туфанның кем икәнлеген белә ул. Ул – безнең олуг шагыйребез. Күп кенә әдипләр, шагыйрьләрдән үзгә буларак, ул – чын шагыйрь. Башкаларны шагыйрь түгел дип әйтмим, ул – коеп куйган шагыйрь. Аның табигатендә дә, үз-үзен тотышында да шагыйрьлек”, диде Хатыйп Миңнегулов.

Х.Туфан – үз чорының Тукае


Бәйрәм чаралары иртән Хәсән Туфанның тууына 110 ел тулуга багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция белән башланып китте. Аны Татарстан фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырды.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире, профессор Ким Миңнуллин бирегә Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә кунаклар килүен белдерде.

“Татарстанның барлык төбәкләреннән мәктәп укытучылары да, фәнни җәмәгатьчелек, телчеләр дә, башкортстанның берничә шәһәреннән галимнәр катнаша”, диде ул.

Конференция уңаеннан шагыйрь турындагы хатирәләр, аның катлаулы гомер һәм иҗат юлын яктырткан иң кызыклы язмаларны туплап, конференция мәгълүматларын кертеп, җыентык та бастырып чыгарганнар. Биредә җитмештән артык доклад урын алган. Аны ирекле рәвештә таратмыйлар, китапханәләр, мәктәпләргә генә җибәрәчәкләр икән.

Язучылар берлеге рәисе Илфакъ Ибраһимов Хәсән Туфанны үз чорының Тукае дип атады.

“Ул әдәбиятыбызда Тукайдан соң килгән буынның иң күренекле вәкиле. Ул Тукайның үзе кебек менә дигән шагыйрь буларак та, җәмәгать эшлеклесе һәм милләтпәрвәре буларак та, халкыбызга иң якын торган, халкының йөрәк тибешен җаны-тәне белән тойган шәхес”, диде Илфакъ Ибраһимов.
Конференциядә татар зыялылары

Рәдиф Гаташ исә Х.Туфан шигырьләре җыентыгына үзенең бер шигыре дә кереп китүе турында әйтте.

“Хәсән ага Туфан үзенә ошаган яисә ошамаган шигырьләрне күчереп яза торган иде. Болар аның мирасында сакланган. Үзе вафат булгач, И. Юзеевның шигыре дә, Наҗар Нәҗминең, минем бер шигырем дә әлеге җыентыкка кереп киткән. Ләкин бу аның сайланма шигырьләре чыгуның кыйммәтен, әлбәттә, киметми”, диде Рәдиф Гаташ.

Язучылар, галимнәр җыелган һәр җирдә тел проблемы күтәрелмичә калмый. Конференциядә дә татар теленең әһәмияте, аны сакларга тиешлегебез турында сүзләр әйтелде.

Шигъриятнең киләчәге турында да сораулар күтәрелде. Профессор Азат Зыятдинов:

“XXI гасырда ничек булыр? Шигърияткә урын калырмы? Халкыбызда, бигрәк тә яшьләрдә шигърияткә ихтыяҗ булырмы? Шагыйрьләргә бер илаһи затларга караган кебек караш булырмы? Бу – бүгенге көннең гади булмаган сораулары. Безнең өметләр аклансын иде. Киләчәктә дә татар шигърияте халыкны әйдәп бара торган илаһи көчкә әйләнсен иде”, дип, яхшыга өметләнүе турында әйтте Азат Зыятдинов.

Шигърияттә өч “Т” бар: Тукай, Такташ, Туфан

Илдә ниләр бар икән:
Юллар зәңгәр кар микән?
Һавадагы алсу шәүлә
Пожар микән, таң микән?
Илдә ниләр бар икән?

М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үткән концерт чарасы шигъри юллар белән башланып китте.

Биредә Хәсән Туфанның шигырьләре дә, аның сүзләренә язылган җырлар да яңгырады, татар халык биюләре дә булды. Татар халкында мөһим дата булган әлеге көн уңаеннан котлаулар, Х.Туфан турындагы истәлекләр дә яңгырады.

Мәдәният министры Зилә Вәлиева, һәр кеше күңелендә бу шагыйрьнең үз урыны бар, дип әйтте.

“Хәсән Туфанның һәрберебез күңелендә, һичшиксез, үз урыны бар, һәрберебез өчен язылган аерым шигырьләре бар сыман. Аның бөтен халыкның, һәр гаиләнең язмышын үз иҗаты аша безгә аңлатып, кайтарып бирүе – олы хезмәт”, диде Зилә Вәлиева.

Кичә дәвамында Хәсән Туфанның дуслары, остазлары, шәкертләре турында да күп сүзләр әйтелде. С. Кудаш, Г.Ибраһимов, Ш.Бабич, Һ.Такташ, Г. Кутуй, М.Җәлил, Ф.Кәрим, Г.Бәширов, М.Кәрим һәм Х. Туфан дуслыгы турында китаплар язарлык, фильмнар төшерерлек диелде.
Әсхәт Хисмәт Хәсән Туфан шигырьләрен укый

Бигрәк тә Такташ-Туфан дуслыгына аерым тукталды алып баручылар. Х.Туфан Такташка дистәләрчә шигырьләрен, поэмаларын багышлаган икән.

Бер очрашуы турындагы шигырендә Х.Туфан бу дустын өч көндә дә сагынуы, күрешкәч, сөйләшеп, сүзләре бетмәве турында яза. Бүлмәнең шаулап, сүзләрнең яңгырап торуын ул “Юк, эчмәдек, бездән читтә, ерак иде андый шапшаклык”, дип яза, бу халәтләрен “аек башлы 90 градуслы такташлык” дип атый.

Беребезнең сүзе бетәр-бетмәс,
Икенчебез баса сүз башлап,
Гөрләп тора бүлмә, әйтерсең лә
Тугыз Туфан монда, ун Такташ.

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин Хәсән Туфанны зур шагыйрьләр арасында иң озак яшәгәне, дип әйтте.

“Элегрәк бездә, язучылар арасында шундый сүз бар иде – үткән гасырда татар шигъриятендә өч “Т” бар: Тукай, Такташ, Туфан, дия идек. “Т” белән башлана торган шагыйрьләрнең берсе 27дә, берсе 30да дөнья куя. Иң озак яшәгәне – Хәсән Туфан. Гомумән, зур шагыйрьләр арасында олы яшькә җиткәне Х.Туфан гына”, диде ул.

Равил Фәйзуллин Туфанның фаҗигале тормышы турында сөйләп үтте.
Х.Туфан – фаҗигаи, трагик шагыйрь, диде ул. Дөрестән дә, аның фаҗигасе тууыннан ук башлана. Хәсән хәтта әтисе фамилиясе белән дә йөри алмый, әнисенеке белән йөрергә мәҗбүр була. 80 яшьнең 25 елын сөргендә үткәрә. Кайтуына сөекле хатыны, канын биреп аңа посылкалар җибәрүче Луиза Салиаскарова вафат була, бердәнбер баласы да фаҗигале рәвештә дөньядан китә.
Равил Фәйзуллин һәм Ирек Киньябулатов

“Икенче яктан, шагыйрьнең бәхете шунда: ул үзенең зур шагыйрь, бөек шагыйрь икәнлеген тоеп, исән чагында шуны белеп яшәп китте. Аның белән аралашкан кеше (аның белән килешергә мөмкин, килешмәскә мөмкин), әмма аны шагыйрь итеп таный иде,таныды да”, диде Равил Фәйзуллин. Һәм Мостай Кәримнең аңа багышлап язган шигырен укып китте:

Нәрсәгә аңа шөһрәт-дан,
Нәрсәгә аңа титул.
Патшалар ятлап алырлык
Шигырьләр яза бит ул.

Кичәдә Х.Туфанның күп шигырьләре яңгырады. Тамашачыга иң тәэсир иткәннәренең берсе – “Кайсыгызның кулы җылы” шигыре иде, мөгаен. Илдус Әхмәтҗанов аны артистларча оста итеп, Хәсән Туфан кичерешләре аша үткән кебек сөйләде.
Наил Сәхибуллин Зилә Вәлиевага планета сертификатын тапшыра

Хәсән Туфан йолдызлар белән аралашкан


Хәсән Туфан үз иҗатында йолдызларга да мөрәҗәгать иткән, астрономия белән кызыксынган кеше. Кичәдә аны хәтта образлы итеп “ йолдызлар белән, бүтән планеталар белән аралашып яшәгән”, дип әйттеләр.

Шагыйрьләрдән планета исемнәренә лаек булган Анна Ахматова, Иосиф Бродскийны атарга була. Менә хәзер Х.Туфан исемле планета да булды.
Академик, халыкара астрономия берлеге әгъзасы Наил Сәхибуллин планета, астероид, кратерларга исем кушу белән халыкара астрономия шурасы янындагы комиссия эшләве турында әйтте. Анда кагыйдәләр катгый – мисал өчен, исем 13 символдан артмаска, исемнәр мәдәният, фәнгә кагылышлы атаклы шәхеснеке булырга тиеш икән. Карар АКШның Гарвардында урнашкан үзәктә кабул ителгән.

Гадәттә, планетага исем кую эшен хәл итәр өчен бер-ике ел таләп ителә, бу юлы карар ярты елда кабул ителгән икән. Планета исә 1995 елда Казан университеты станциясендә ачылган булган.

Туфан дигән исемдә дә Уфа дигән исем бар


Әлеге сүзләрне Хәсән Туфанга багышланган чараларда катнашыр өчен Башкортстаннан килгән шагыйрь, С.Юлаев исемендәге премия лауреаты Ирек Киньябулатов әйтте.

Казанга килүе рәхәт, керүе генә кыен, диде ул.

“Кичә, юньле хуҗа этен дә урамга чыгармас көнне, мин Башкортстаннан Казанга, бернигә дә карамыйча, Туфан юбилеена, үрмәләп булса да мин барып җитәргә тиеш, дип юлга чыктым. Туфан 13 яшендә Галия мәдрәсәсенә Уфага үзе теләп килгән һәм шуннан бирле ул Башкортстанны яратты, Башкортстан аны яратты. Ул дуслык белән яшәде һәм иҗат итте”, дип сөйләде Ирек Киньябулатов.

Ул Хәсән Туфанның Башкортстанны, башкорт халкын яратуы турында әйтте. “Хәсән Туфан шигырьләрендә Урал, Агыйдел сүзен безнең башкорт язучылары, шагыйрьләренә караганда да күбрәк файдаланды”, диде.

“Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаевны без кыскача РБ дип йөртәбез – Республика Башкортстан, ә сез, мөгаен, Равил Фәйзуллинны РФ – Русия Федерациясе дип йөртәсездер”, дип шаярды башкорт кунагы.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG