Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:02

23-25 ноябрьдә Мәскәүдә Русиянең 29 төбәгеннән ана һәм рус теле укытучылары мастер-класс күрсәтергә җыелды. Әлеге бәйгене мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы мәгарифне үстерү институты дүртенче тапкыр үткәрде.

Бәйгенең шарты – укытучы грант иясе булырга тиеш. Быел, башка еллардан аермалы буларак, төрки телле укытучылар күбрәк катнашкан. Шул исәптән, дүрт татар һәм ике башкорт теле укытучысы. Алар Татарстан, Башкортстан, Оренбур һәм Төмәннән килгән.

Бу бәйгедә Оренбур төбәгеннән дә ике укытучы катнашты. Алар Сакмар районы Каргалы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хафизә Ягъфәрова һәм Красногвардей районы Юлтый (башкорт халкының танылган улы – Даут Юлтыйның туган авылы, ә Даут Юлтый – танылган балерина Нинель Юлтыеваның әтисе) урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Ринат Ишбулатов иде.

Хафизә Ягъфәрова – өч ел элек 100 меңлек грантка ия булган укытучы. Укытучылар дәресләрен барысы да видео язмага эшләп алып килгән. Хафизә Гыйльметдин кызы мастер-класста карала торган дәрес итеп Галиәскар Камал иҗатын сайлаган. Дәрестә ул яңа технологияләр кулланган. Шуны да өстәп әйтергә кирәктер, Каргалы мәктәбендә заманча җиһазланган ике компьютер сыйныфы бар. Укытучылар дәресләрдә бу алымнарны актив куллана. Хафизә Ягъфәрова да бу бәйгенең “Заман технологияләрен дәрестә куллану” номинациясендә дипломга лаек булды.

Ринат Ишбулатов
Ринат Ишбулатов өченче урынны яулады һәм Дәүләт Думасының махсус бүләгенә ия булды.

Бәйгенең соңгы көндә укытучылар Русия Дәүләт Думасында депутатлар белән очрашты, җиңүчеләргә бүләкләр шунда тапшырылды.

Гран-прига (“Көмеш каләм”бүләгенә) Кабарда-Балкар республикасы башкаласы Нальчик шәһәренең 13нче гимназиясендә кабарда һәм рус теле укыткан мөгаллим Мәдинә Хурова лаеклы дип табылды. Укытучылар дәрестән тыш, үз милләте киемендә, халкының кайбер гореф-гадәтләрен дә күрсәткән. Мәдинә Хурова үз республикасына багышланган күргәзмәгә өстәп, кабарда халкының биюен дә әзерләгән.

Дәүләт Думасында үткән очрашуда, һәрбер төбәк депутаты, үз җирлегеннән килгән укытучыга истәлекле бүләкләр тапшырган. Тик Оренбурдан сайланган депутатлар гына очрашуга килмәгән. Күрәсең, алар якташлары белән очрашуны мөһим санамаган.
Мәдинә Хурова кабарда халык биюен башкара

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG