Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:19

Вәлиулла Ягъкуб: "Яңа мөфтияткә кушыла алмыйбыз"


Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла Ягъкуб

Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла Ягъкуб

Мәскәүдә оешкан "Бөтенрусия мөфтияте" дип аталучы мөфтияткә Татарстан халкы әле шикләнеп карый.


Татарстан мөфтиенең урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб Мәскәүдәге яңа мөфтият төзүгә карата үз фикерләрен белдерде.

Вәлиулла хәзрәт, Мәскәүдә "Бөтенрусия мөфтияте" дип аталган яңа бер оешма барлыкка килде. Сез яңа мөфтият төзүгә ничек карыйсыз?


Русиядә инде болай да 3 "олы" мөфтият бар иде. Дүртенчесенең оешуы алай ук зур яңалык түгел. Чөнки моңарчы өчесе рәхәтләнеп эшләп килде. Бу яңа мөфтияткә моңарчы булган өч федераль структурага кермәгән мөселман оешмалары керде. Аларның ничектер ислам хәрәкәтеннән читтә булулары сәбәпле берләшүләре табигый, минемчә. Чөнки ничектер үз мәнфәгатьләрен уртага салып сөйләшү сорала бит.

Бу ислам дөньясында гына түгел, гомумән кешелек дөньясында да хак нәрсә. Җыелсыннар. Мин монда бернинди зыян-зарар да күрмим. Бер федераль структура булса – бер хәл, әмма өченчесе янында дүртенчесе булу гаҗәпләнү хисе уятмый.

Димәк 5, 6, 7нче мөфтиятләр дә корыла ала?

Әйе бу чыннан да була ала.

Яңа мөфтият үзенең максатын Русиядә мәзхәбләр аермалыгына карамастан, барлык мөселманнарны да берләштерү дип атады. Сез моңа ничек карыйсыз?

Бу оешмага Мөхәммәтрәхимовны сайлаулары да – уңай нәрсә. Чөнки аның әнисеме, әтисеме татар. Үзе – татарча сөйләшә торган кеше. Әнисеме, әтисеме, төгәл генә хәтерләмим, карачай милләтеннән. Димәк аны татар һәм кавказ милләтләрен берләштерүче уникаль дини кадр дип тә әйтергә була. Ул үзе гомер буе Кавказда яшәсә дә татарча белә. Шуңа күрә ул менә кавказ һәм татар менталитетларына ия, эшләп карасын бер.

Яңа мөфтият, атаклы суфый Мәүләнәнең әйткәне кебек, безнең ишекләребез һәркемгә дә ачык, дип белдерде. Әгәр Татарстан Диния нәзарәтенә берәр тәкъдим белән чыксалар, ул моңа ничек карар икән?

Безнең канунга күрә, Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте – бернинди структурага да кермәүче бәйсез оешма. Шуңа күрә андый тәкъдим безгә кертелмәс, дип ышанып калабыз. Чөнки без – бөтен федераль мөфтиятләрдән дә зуррак оешма, безнең 1300 мәхәлләбез бар. Мәчетләребез, мөкәммәл укыту системы эшләп килә. Алар безгә кушылса табигыйрак була, ә безнең кемгәдер кушылуыбыз – мәгънәсезлек булыр иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG